Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

“Татарстан сайлау системасы эшкә әзер!”

Татарстан 15 айлык сайлау циклына керә. 25 июньнән алып 1 июльгә кадәр Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирүләрдән башланган вакыйгалар киләсе елга Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән тәмамланачак.

 Арада исә 13 сентябрьдә Татарстан Президентын сайлаулар көтелә. Соңгысы да бик җитди кампания. Чөнки муниципаль берәмлекләрдә 7,5 мең депутат сайланачак, ди Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев.

1 июльдә булачак тавыш бирү, бар яктан да үзгә. Мондый сайлаулар 26 елга беренче тапкыр үткәрелү өстенә, сайлау комиссиясе әгъзалары, бу процессны оештыручылар сайлаучыларның сәламәтлеген дә кайгырта.

- Бу шартларда эшләү сайлау системасы өчен бик җитди сынау. Әмма без шундый шартларда да, җитәкчелек ярдәме белән, республикада сайлау системасын саклап калдык. Хәзерге вакытта безнең 65 территориаль сайлау комиссиясе эшли һәм алар 5 июньнән “Мобиль сайлаучы” кушымтасына гаризалар кабул итә. Димәк, 520 сайлау комиссиясе әгъзасы инде эшен башлады дигән сүз. Ә гомумән алганда, 21 меңнән артык сайлау комиссиясе әгъзасы җәлеп ителәчәк. Татарстан сайлау системасы эшләргә әзер, - диде Кондратьев.

 

Иң мөһиме — куркынычсызлык!

 

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүгә әзерлек эшләре башланганда, тавыш бирүнең нигезләмәсе һәм Роспотребнадзор таләпләре генә булган. Хәзер исә, республикада вәзгыятьтән чыгып, һәр район өчен аерым таләпләр булдырылган. Тавыш бирергә килүчеләр шуңа да сәламәтлекләре өчен борчылмыйча, гражданлык бурычларын курыкмыйча үти алачак дигән сүз. Бер сәгать эчендә сайлау участогында 8-12 кеше булыр дип фаразлана. Димәк, башка кешеләр белән очрашу бу очракта мөмкин түгел.

- Бездә гаиләләр белән тавыш бирү гадәте бар. Бу бик күркәм, әмма чираттагы тавыш бирүләрдә сайлау участокларына балаларыгызны алып килмәсәгез иде, - дип мөрәҗәгать итте Андрей әфәнде.

Сүз уңаеннан, 1 июльдә булачак тавыш бирүләр өчен әзерләнгән кабинкалар да быел үзгә булачак. Аларның алгы өлеше капланмаячак. Әмма бу тавышларның дөрес булмавына шик тудырырга тиеш түгел, чөнки сайлау участоклары видео күзәтү һәм күзәтүчеләр белән тәэмин ителә. Сүз уңаеннан, 10 меңнән артык күзәтүче инде сайлауларда катнашырга гариза биргән.

Шулай ук тавыш бирергә килүче паспортын сайлау комиссиясе әгъзасының кулына бирмичә, үзе кирәкле битне генә ачып күрсәтәчәк. Бу – бер-беребезгә кагылмыйча гына үтә торган беренче сайлау (соңгысы була күрсен!)

 

Күчмә участок

 

Һава шартлары яхшы булган очракта, ачык һавада оештырылган сайлау участокларында тавыш бирергә мөмкин булачак. Әмма андый участоклар төп участоклар белән бергә параллель рәвештә эшләмәячәк. Әлегә аларның ничек, кайда һәм күпме күләмдә булачагы да хәл итеп бетерелмәгән.

1 июль көнне күчмә сайлау участоклары бөтенләй дә эшләмәячәк.

- Безнең ишек алды зур, биредә сайлау участогы ясагыз дип кенә булмый. Анда куркынычсыз шартлар булырга тиеш, - диде Андрей Кондратьев.

Гомумән алганда, Татарстан территориясендә 65 территориаль, 2810 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Шулай ук хастаханәләрдә, төрмәләрдә, аэропорт һәм тимер юл вокзалы территорияләрендә дә вакытлыча сайлау участокларын оештыру күздә тотыла.

Тавыш бирүләр буенча нәтиҗәләр 3 июльдә, Россия буенча исә 5 июльдә билгеле булачак.

 

Күгәрченнәр бюллетень ташымый... әлегә

 

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүгә әзерләнү яңа коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә акрынайганнан соң, электрон почта аша гына тавыш бирү мөмкинлекләре хакында да сүз булды. Андрей Кондратьев бу уңайдан үз фикерен җиткерде.

- Һәр проектны файдалану өчен анарга төгәл әзер булырга кирәк. Хәзергә без мөмкинлекләрне өйрәнәбез һәм шуңа әзерләнәбез. Киләчәктә электрон тавыш бирү булачагына мин ышанам. Әмма аңа әзерләнү өчен акча да, оештыру ягыннан да ресурслар таләп итә. Әмма киләчәктә республикада без бу механизмны да кулланачакбыз, - диде ул.

 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев