Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татарстан» радиосында татар әдәби телендә сөйләшергә өйрәтә торган тапшыру башлана

Халыкны саф татар сөйләменә өйрәтергә телибез, диде проектның авторы Нәсим Акмал.

«Татарстан» радиосы «Мин әтине өйрәтәм» дип аталган юмористик радиоспектакль проектын башлый. Татар әдәби сөйләменә өйрәтә торган радиоспектакль 4 март 13:10 сәгатьтә 99, 2 FM ешлыгында «Татарстан дулкынында» тапшыруында эфирга чыгачак.

«Без узган елдан Гомәр Бәширов, Салих Сәйдәш, Мөхәммәт Мәһдиев һ.б. шәхесләрнең юбилейларына багышланган тапшырулар атналыклар оештыруны гамәлгә керттек. „Мин әтине өйрәтәм“ — шулай ук яңа проект. Халыкны әдәби, саф сөйләмгә өйрәтергә, кешене уйландырырга телибез», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә идея һәм сценарий авторы Нәсим Акмал.

Радиоспектакльдә шәһәр җирендә яшәүче саф татар гаиләсе катнаша. Спектакль әби белән бабай, әти белән әни һәм малай белән кызның аралашуына корылган. «Әби белән бабай кайчандыр авылдан шәһәргә күченеп килгән, уллары шәһәр мохитендә үскән, үз вакытында татарча белем ала алмаган, телне камил белеп бетермәүче милли җанлы егет», — дип таныштырды автор.

Тапшыруда телне бик үк яхшы белеп бетермәгән әти кеше белән татар гимназиясендә укучы улы Камил арасында бәхәс килеп чыга. «Әтисе аңа һич тә үпкәләми, улының татарча дөрес сөйләшергә омтылуын бар кеше дә кызык итеп кабул итә. Асылда, искелек белән хәзерге көн карашы конфликты урын ала», — диде Нәсим Акмал.

Радиоспектакль 24 сериядән тора. Тапшыруларны Татарстан радиосы сайтында һәм «Татарстан авазы» кушымтасында тыңларга мөмкин. «Сүзләрне уйлап әйтергә кирәк икән бит», — дигән фикер тудырасыбыз, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятасыбыз килә. Икенче проектыбыз — «Яшьлек сәхнәсе». Журналист Раил Садри республика театрларында эшләп, халыкка хезмәт итүче яшь иҗатчылар белән таныштыра», — диде Нәсим Акмал.

Радиоспектакль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X