Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан мөрәҗәгате

Кадерле дуслар! Татарстан узган бер гасырлык юлның йомгаклары барлык казанышларга иҗади тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешүебезне раслый. Республикабызның төзелүенә һәм үсешенә өлеш керткән һәр буынга, һәрбер татарстанлыга олы рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез.

Хөрмәтле татарстанлылар! Республиканың Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үзем сезне иң зур әһәмияткә ия булган дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Бу тантана ватанпәрвәрлек, хезмәт сөю, күпмилләтле Россиянең һәм газиз республикабызның традицияләренә хөрмәт рухында тәрбияләнгән барлык татарстанлыларны берләштерә.

Яңа дәүләтчелек чорында кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, тормышны яхшыртырга омтылу республика үсешендәге төп максат булды һәм киләчәктә дә шулай булачак.

Җитештерүдә вакыт  таләпләренә туры килә торган яңа тармаклар ачу, сәламәтлек саклау һәм мәгариф, спорт һәм туристлык өлкәләрен үстерүгә, социаль иминлекне ныгытуга булышлык күрсәтү, тарихи-мәдәни мирасны саклап калу, уңайлы тирәлек булдыру, дәүләтнең һәм граждан җәмгыяте институтларының, дәүләт белән шәхес арасындагы мөнәсәбәтләрнең заманга ярашуы – болар барысы да соңгы дистә елларда башкарылган эшләрнең күркәм гәүдәләнеше.

Милләтара һәм динара багланышларның, гражданнар арасындагы элемтәләрнең дуслыкка һәм аңлашуга корылуы җәмгыятьтәге тынычлыкның һәм безнең конкурентлыкка сәләтебезнең какшамас нигезе булып тора.

Татарстан АССР төзелүгә быел 100 ел тулды һәм бу вакыйганың дәүләтчелегебез тарихында аеруча мөһим булуын билгеләп үтәргә кирәк. Җитмеш еллык үсеше чорында безнең автономия Советлар Союзы күләмендә күптармаклы икътисады, алдынгы фәне, мәгарифе һәм бай мәдәнияте белән дан казанган республикаларның берсе буларак танылды.

Еллар буе туплана килгән эчке егәре Татарстанның хәзерге үсешенә көчле этәргеч бирде. Тырышлык, яңалыкларны кулланышка кертү, федераль үзәк белән тотрыклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек, Россия Федерациясе Президентының һәм Хөкүмәтенең республикадагы башлангычларны һәм проектларны хуплавы – болар барысы да Татарстанның күпчелек социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча алдынгылар сафына чыгып, илнең таянычы булган төбәккә әверелүенә җирлек хезмәтен үтәде.

Башкалабыз Казанга  Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү Хәтер һәм дан елында хаклы төстә күренекле вакыйга, республикабызның Бөек Җиңүгә һәм Ватанның куәтен арттыруга керткән зур өлешен бәяләү булды.

Кадерле дуслар! Татарстан узган бер гасырлык юлның йомгаклары барлык казанышларга иҗади тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешүебезне раслый. Республикабызның төзелүенә һәм үсешенә өлеш керткән һәр буынга, һәрбер татарстанлыга олы рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Уңганлык, төпле фикер йөртү,  үз көчебезгә ышану безне яңа үрләргә өнди, кыюлык таләп итә торган, уңыш китерәчәк  бурычларны хәл итәргә, киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә.

Ихластан сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, күңел күтәренкелеге һәм барлык уй-ниятләрегезнең чынга ашуын телим.

Татарстан Республикасы Көне котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев