Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Президенты «Ак Барс» хоккей клубына Россия чемпионатының көмеш медальләрен тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубын Россия чемпионатында көмеш медаль яулау белән котлады.

Чара Казан Кремлендә узды. «Безнең очрашулар матур традициягә әйләнде. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсе килә — җиңүләрегез белән республиканы сөендереп торасыз. Кагыйдә буларак, без монда „алтын“ чемпионнарны чакырабыз. Әмма сезон уйналып бетмәде», — диде Миңнеханов хоккейчыларга.

Хоккей — республикада иң популяр спорт төрләренең берсе, аның белән 30 меңгә якын кеше шөгыльләнә, диде ТР Президенты.

Ул хоккейның Татарстанда иң популяр спорт төре булуын әйтте. Аның белән 30 меңгә якын кеше шөгыльләнә. «Бездә бөтен шартлар да бар — спорт объектлары саны буенча без илдә алдынгылар рәтендә», — диде Президент.

Ул командага һәм тренерлар штабына «ТАССРның 100 еллыгы» һәм чемпионатның көмеш медальләрен тапшырды.

«Безнең спорт төренә булган игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хезмәттәшлек дәвам итүен телибез», — диде клуб президенты Наил Маганов. Аңа баш тренер Дмитрий Квартальнов та кушылды: «Елның катлаулы булуына да карамастан, яхшы уен булды. Иң кызыклысы яз көне булачак, әле әзерләнергә вакыт бар. Безгә күп нәрсә эшләргә туры киләчәк».

Чара ахырында традиция буларак, клуб Миңнехановка гомуми фото һәм «ЗаряД» кәшәкәсе бүләк итте.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев