Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Милли музее беренче тапкыр Казан ханлыгы хакимнәренең портретларын күрсәтә

ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә августта ачыла.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее беренче тапкыр Казан ханлыгы хакимнәре портретларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова сөйләде, дип яза «Казанские ведомости».

«Без беренче тапкыр Казан ханлыгы хакимнәре портретларын тәкъдим итәчәкбез — бу тарихи тасвирламалар буенча бүгенге көн рәссамнары тарафыннан башкарылган реконструкцияләр», — диде ул.

Август аенда Республика көненә ачылачак күргәзмәгә килүчеләрне күп сюрпризлар көтә, алар әлегә игълан ителми. Нәҗипова сүзләренә караганда, кайбер экспонатларны да беренче тапкыр күрсәтәчәкләр.

Экспозиция килүчеләргә Татарстан, аның тарихы һәм халкы турында күзаллау булып торачак. «Без республика турында Татарстан үсешенә үз өлешен керткән һәм йогынты ясаган бөек, танылган, гади кешеләрнең язмышлары аша сөйләргә тырышабыз», - дип искәртте Милли музей генераль директоры.  

Экспозициягә шулай ук Казан губернасының дворянлыгы һәм сәүдәгәрлеге турында материаллар да кертеләчәк. Моның өчен белгечләр профессор Флоринский коллекциясеннән алтынланган җиһазны һәм 1830-1850 еллардагы музыкаль инструмент -  фисгармонияне реставрацияләде.

Экспозициянең бер өлеше Казан университетына, галимнәргә һәм фәнни мәктәпләргә багышланачак. 

 

«Татар-информ»

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X