Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Милли китапханәсе «2021 ел бинасы» исемен алырга мөмкин

Пушкин урамындагы 86 нчы йорта адресы буенча урнашкан бинаны төзекләндерү белән шөгыльләнгән ХОРА бюросы бәйгегә гариза биргән.

Татарстан Милли китапханәсе урнашкан бина ArchDaily & Strelka Award премиясе фикеренчә «2021 ел бинасы» исемен яулый ала.

Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, август аенда ArchDaily платформасында Building of the year номинациясендә ачык рәвештә тавыш бирү башланды. Ул 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Сылтама буенча узып, сез дә тавыш бирә аласыз. 

ArchDaily & Strelka Award — ArchDaily, Strelka Mag һәм КБ Стрелка тарафыннан яшь архитектор бюролары өчен оештырыла торган премия. Китапханә бу конкурста катнашу өчен гаризаны Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан бинаны төзекләндерү белән шөгыльләнгән ХОРА бюросы җибәргән. 

Премиянең максаты — шәһәрләрне проектлаштыруда яңа алымнар кулланучы архитектор һәм бюроларны табу, аларны ил һәм дөнья күләмендә таныту, диелә хәбәрдә.

 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев