Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Бәраәт кичәсе Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төндә, ягъни Изге Рамазан аеннан ике атна алдан җитә.

Бүген кояш баеганнан соң безне Изге Рамазан аена якынайтучы Бәраәт кичәсе җитәчәк. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин халыкка мөрәҗәгать итте.

Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Бәраәт кичәсе Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төндә, ягъни Изге Рамазан аеннан ике атна алдан җитә.

"Бәраәт кичәсе мөселманнарның исенә шуны төшерә: Аллаһ – барын да Белүче, Ул безнең калебләребездә һәм намусларыбызда сакланучы серләрдән Хәбәрдар; һәм Аллаһ – Рәхимле, Гафу итүче, безнең гөнаһларны Яшерүче. Бу кичә һәркемнең фани тормышы бетәчәген һәм һәр кешенең, кылган гөнаһлары өчен җавап тотар өчен, Раббыбыз каршына басачагын да кисәтә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсен ваемсызлыкта уздырырга ярамый, киресенчә, үзебезнең гамәл һәм ниятләребез турында, хата-кимчелекләребез, гөнаһларыбыз хакында уйланырга, Яралтучыбыздан гафу сорарга кирәк. Аның мәгъфирәте мөселманнарны ике дөнья бәхетенә ирештерер, иншәАллаһ", - ди мөфти. 

Барлык дин кардәшләргә Бәраәт кичәсен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, Коръән, салаватлар һәм намаз укып үткәрергә телим, диелгән мөфти мөрәҗәгатендә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев