Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе
30нчы март (якшәмбе) көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.
Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә иртәнге сәг. 6.30-да Коръән аятьләрен укып башланачак һәм сәг. 7.00-дә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы сәг. 7.30-да укылачак, – дип хәбәр итә Диния нәзарәте.
Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев