Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан көрәшчеләре Төркиядә IV нче бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында катнаша

Күчмә халык уеннарында спорт төрләре арасына быел көрәш тә кергән.

29 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Төркиянең Бурса-Изник шәһәрендә IV нче бөтендөнья күчмә халыклар уеннары уза. Уеннарда Татарстан Республикасы делегациясендә егерме кеше катнашачак. Бу хакта Россия көрәш федерациясе хәбәр итә.

Күчмә халык уеннары моңа кадәр өч тапкыр – 2014, 2016, 2018 елларда Кыргызстанда үткән иде.

2022 елны Халыкара Күчмә халыклар уеннарына унөч көрәш төре арасына беренче тапкыр билбаулы көрәш тә кергән. Көрәш буенча ярышлар алты үлчәүдә уеннарның соңгы көнендә – 2 октябрьдә узачак. Уеннарда унбиш илдән килгән иң көчле көрәшчеләр бил алышачак. Катнашучылар арасында Дөнья Кубогы һәм чемпионат җиңүче, призерлары бар.

Татарстан делегациясен халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов җитәкли. Спортчылар чараның хөрмәтле кунагы – Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә күрешкән.  

 

 

Делегация составында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, халыкара көрәш федерациясенең вице-президенты, халыкара этноспорт конфедерация президиумы әгъзасы Равил Ногманов, Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе, халыкара көрәш федерациясенең президиум әгъзасы Денис Пиманков, шулай ук көрәш ярышларының хөкемдарлар корпусы, оештыру комитеты һәм спортчылар бар. 

Көрәшчеләр – Ислам Фәләхов, Динар Кәримуллин, Илмир Төхвәтуллин, Ренас Кәлимуллин, Алексей Абрамов, Фирдүс Зәйнуллин Татарстан данын яклаячак. Ярышларның баш судьясы – ирекле көрәш буенча Олимпия уеннарының бронза призеры, халыкара көрәш федерациясе әгъзасы, атказанган спорт мастеры Марид Муталимов.

Көрәш буенча ярышлардан тыш IV Уеннарның мәдәни-спорт программасына көрәш «Сабантуй» көрәшчеләренең «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулланың спектаклендәге күрсәтмә чыгышлары, шулай ук традицион татар җырлары белән җырчыларның чыгышлары да кертелгән.

 

 

Энҗе Габдуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев