Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан китап нәшрияты яңа аудиокитаплар яздыра

2018 елдан 700 сәгатьтән күбрәк аудиокитап яздырылган.

Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова «Татар-информ» хезмәткәренә күренекле әдипләрнең әсәрләреннән яңа аудиокитаплар яздыруы турында әйтте.

 

 

«Күренекле әдипләребезнең әсәрләреннән яңа аудиокитаплар яздыру эше бара. Хәзерге вакытта Рабит Батулланың „Сөембикә“, „Юл буенда зәңгәр чәчәк“ әсәрләре һәм Нәби Дәүлинең „Яшәү белән үлем арасында“ повесте укыла. Чиратта — Хәсән Сарьян, Әминә Бикчәнтәева, Рәшит Бәшәр әсәрләрен яздыру. Әсәрләрне радио һәм телевидение дикторлары, танылган театр артистлары укый», — ди Венера Шәмсетдинова.

Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2018 елда башланган һәм бүгенге көнгә кадәр 700 сәгатьтән күбрәк аудиокитап яздырылган. Теләгән һәркем tatkniga.ru сайтыннан аудиокитапларны бушлай тыңлый һәм үзенә күчерә ала.

 

Гөлүзә Ибраһимова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев