Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Диния нәзарәте таушалган дини китаплардан котылу тәртибен аңлатты

Татарстан Диния нәзарәте «Татар-информ» агентлыгына таушалган, искергән яисә кирәкмәгән дини китаплардан котылу тәртибен аңлатты.

«Дини китаплардан котылырга кирәк булганда, иң яхшы юл — аларны кеше йөрмәгән җиргә күмеп кую. Мондый мөмкинлек булмаганда, дини китапларны яндырырга була. Ләкин җылыну яисә ризык пешерү өчен ягылган утта түгел, ә аерым шушы максаттан махсус ягылган учакта яндырырга кирәк. Яндырылган китапларның көле күмеп куела», – диде Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков.

Диния нәзарәте вәкиле сүзләренчә, борынгы, тарихи кыйммәткә ия булган китапларны музейга, китапханәгә тапшырырга мөмкин.

«Сәхих әл-Бохари» җыентыгы тирәсендә чыккан җәнҗал Россиядә дини китапларны тикшерү системасын булдыру мәсьәләсен күтәрде. Күренекле дин әһелләре бу тема буенча тәкъдимнәрен «Интертат» электрон газетасы аша җәмәгатьчелеккә җиткерде.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев