Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан депутатлары Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта куярга тәкъдим итә

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова 2019 елның декабрендә вафат булды.

Татарстан Дәүләт советы депутатлары күренекле артист Исламия Мәхмүтова истәлеген һәм исемен мәңгеләштерү өчен ул эшләгән театр бинасына яки ул соңгы елларда яшәгән йорт диварына мемориаль такта кую инициативасы белән чыккан. Тәкъдим хаты Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин исеменә язылган.

Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Айрат Зарипов, депутатлар Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин имза куйган хатта Исламия Мәхмүтованың Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе искәртелә.

Хәзерге вакытта Вахитов районы идарәче компаниясе актриса яшәгән йортта яшәүчеләр белән сөйләшүләр алып бара, аларның фикерләрен белешә.

Әлеге йортта яшәүчеләр Исламия Мәхмүтова исемен мәңгеләштерү өчен истәлек тактасы куелуга карата уңай фикерләрен белдерделәр. Шул ук йортта соңгы елларын яшәгән халык шагыйре Фәнис Яруллин, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов истәлегенә дә мемориаль такталар кирәклеген искәрттеләр.

 

Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев