Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Covid-19 аркасында җанатарларның трибуналарга керүен чикләргә җыенмый

Хәзерге вакытта республиканың Спорт министрлыгы чикләүләр кертү һәм чараларны гамәлдән чыгару турында йөкләмәләр алмады. П

Татарстан Сovid-19 аркасында трибуналарга җанатарларның керүен чикләргә җыенмый. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сөйләде.

«Без республика оператив штабы белән эшлибез. Әлегә чараларны гамәлдән чыгару яки тамашачыларның профессиональ командалар матчларына керүен чикләү буенча нинди дә булса йөкләмәләр бирелмәде», - дип хәбәр итте ул.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чаралары Мәскәү өлкәсендә 7 ноябрьгә кадәр җанатарларның спорт матчларына йөрүләрен тыю гамәлдә булачагын хәбәр иткән иде.  

 

 Артур Шипилов 

 «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев