Мәдәни җомга

Татар телен – онлайн

Кемнәрдер татар телен мәктәптә бушка укытканга да каршы чыга, ә кемнәрдер акча түләп компьютер каршында онлайн-дәресләр аша да өйрәнергә риза.

«Иделия» татар телен өйрәтү онлайн мәктәбен оештыручы һәм җитәкләүче Сиринә ханым Әхтәмова сөйләвенчә, андыйлар аз түгел.

Сиринә үзе тумышы белән Казахстаннан, 6 яшьлек чагында гаиләсе Буа районының Каенлык авылына кайтып төпләнә. Бер авыз сүз татарча белмәгән Сиринә җәй эчендә туган телдә сөйләшергә өйрәнеп, көзгә татар мәктәбенә укырга китә. Урта мәктәптән соң кыз КФУның тарих факультетына аяк баса, аны тәмамлагач, Энгель Таһиров җитәкчелегендә диссертация яза. Кияү­гә чыгып, улы тугач, Сиринә социаль челтәрләр аша күбрәк аралаша башлый һәм аңа чит илдә яшәүче бер милләттәшебез «Читтән торып татар теле укыта аласызмы?» дип сорау язып җибәрә. Моңа кадәр бу эш белән шөгыльләнгәне булмаса да, ул эченнән генә «Ә нигә әле укытмаска?» дип уйлый һәм тәвәккәлли! 

Шуннан башланып китә инде. Башта татар теле укытучысы квалификациясе алыр өчен махсус курс уза. Читтән торып укучылары күбәя, көнгә рәттән 4-5 дәрес уздыра. Һәркайсының өй эшләрен дә тикшерергә, телефон аша сөйләм практикасын да алып барыр­га кирәк. Ул арада икенче баласы дөньяга килә, ә татар телен өйрәнергә теләүчеләр арта гына бара. Сиринә аерым онлайн- дәресләр белән генә чикләнмичә, курс ясарга уйлый. 2019 елда кирәкле видеоматериалларны төшереп, дәресләрне яздырып, махсус платформага урнаштырып, курсны ачып та җибәрә. 

Аны татар телен өйрәнергә теләүчеләр социаль челтәрләрдәге рекламасы аша җиңел таба. «Мәктәптә укыту белән онлайн укыту нык аерыла, – ди ул, – чөнки монда нигездә телнең кирәклеген аңлаган олы кешеләр килә. Әлбәттә, кешенең кызыксынуы, мотивациясе бетмәсен өчен, дәресләрнең эчтәлеген дөрес итеп төзергә кирәк. Авыр белән җиңелне аралаштырып бирү отышлы. Курс өй эшләре, сөйләм дәресләре, укытучы белән элемтәне берләштерә. Курсның дәресләрен алдан яздырам. Кеше аларны карый, тыңлый, биремнәрне эшли. Шалтыратышып 15-20 минут дәвамында гел татарча гына сөйләшәбез. Кешенең барьерлары акрынлап юкка чыга. Укучыларымның күбесе чит илләрдән, аларга практика җитми. Ләкин алар татар телен өйрәнергә патриотизм хисе белән, сусап, үз теләкләре белән килгәнгә күрә, алар белән эшләргә рәхәт, нәтиҗәсе дә шатландыра».

2011 елдан бирле дөньяның төрле почмакларыннан булган (АКШ, Канада, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Германия, Норвегия, Финляндия һ.б.) 1000 гә якын кешене укыту барышында Сиринәнең үз тел өйрәтү методикасы барлыкка килгән. Аның шәкертләре дөньяның 11 илендә, 26 шәһәрендә яши. Иң олысына – 56, иң кечесенә – 5 яшь. Күпчелеге – телен югалткан милләттәшләребез. Араларында сирәк булса да башка милләт кешеләре дә бар. Әйтик,  Казаннан Олег исемле эшкуар 2 еллап шәхси дәресләр алып, татарчага өйрәнгән, эштәге партнерларының ни турында сөйләшүен аңлауны максат иткән. Россиянең үзендә исә татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең иң күбесе Мәскәү һәм Петербургтан мөрәҗәгать итә. Курсның башлангыч дәрәҗәсен тәмамлап чыккан кешеләр татарча гади темаларга сөйләшә, үзе турында сөйли һәм укый ала, тәмамлап чыгучыларның күп санлы фикерләре шул хакта сөйли. Шәкертләр саны арта, дәресләр саны күбәя барган саен, Сиринәнең командасы да ишәя төшкән: онлайн-мәктәп эшчәнлеген бүген ул маркетолог, сайт буенча белгеч, кураторлар белән бергәләп алып бара.

Яшь кенә булса да, булдыклы ханымның планнары да шәп. Хәзер ул инглиз телен өйрәнә, чөнки татарча өйрәнергә теләүчеләрнең барысы да русча белми, аларны инглиз теле аша өйрәтү кулай булачак. Мәктәпләрдә  дәресләре кыс­картылу сәбәпле эшсез калган татар теле укытучылары өчен дә аерым курс оештырып, аларны онлайн форматта эшләргә өйрәтергә тели. «Безнең мөгаллимнәргә үз-үзләренә ышаныч җитми, алар барысы да интернет аша заманча платформаларда эшли алачак», – дип саный Сиринә.

Аның тагын бер хыялы – балалар өчен аерым курс ясау. Ул бик күңелле итеп, рәсемнәр белән бизәп ясалачак. Бу курсның әзер булганын инде көтеп торучылар да бар. Сиринәдән укучыларыбызга ни теләвен сорагач, ул: «Кешеләр туган телләрен җуймасын иде. Туган телне югалту проблемасы белән очрашып, 40 яшьләренә җиткәч, аны өйрәнеп йөрергә туры килмәсен иде. Туган тел бит ул шундый зур байлык, шуны аңлап, балаларга тапшырсыннар иде», – ди.

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: