Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар китабы йортында Кави Нәҗмигә багышланган «Сүнмәс яктылык» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак

2021 елда татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага 120 яшь.

Нәҗми-Әдһәмовлар гаиләсе – ХХ гасыр башындагы Казан әдәбиятының һәм мәдәни тормышының күренекле шәхесләре. Аларның тормыш тарихы, драматик вакыйгаларга бай.

Шәриф Камал белән Кави Нәҗминең яхшы мөнәсәбәтләрдә булуы, даими рәвештә аралашып торуы билгеле. Моннан тыш, Кави Нәҗми кулга алынгач, Шәриф Камал аны яклап чыгыш ясавы, шулай итеп, дуслыкка тугрылык күрсәтүе дә билгеле.

Ә хәзер татар китабы йортының китапханәсендә язучы Кави Нәҗминең һәм аның хатыны тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың мемориаль китапханәсе саклана.

15нче декабрьдә Татар китабы йортында Кави Нәҗминең документларыннан, хатларыннан һәм фотосурәтләреннән торган «Сүнмәс яктылык» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак.

Күргәзмә перформанс форматында узачак, анда Кариев театры актерлары һәм музыкантлары катнашачак.

Күргәзмәнең ачык программасы кысаларында «Совет дәүләтеннән соңгы киңлектә мемориаль мәдәният: «Кави-Сәрвәр, яки шәхесләрдә сакланып калган тарих» дип исемләнгән панель дискуссиясе узачак. Дискуссия барышында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың иҗатының актуальлеге һәм шәхесләренең әдәби процесска социаль-мәдәни йогынтысы турында фикер алышу булачак.

Күргәзмә дәвамында «Мәңгелек хатлар: Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова хатлары нигезендә чорның мәдәни йөзен һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен торгызу» дигән лекторий планлаштырылган.

 

Татар китабы йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев