Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар дәүләт филармониясе «Шүрәле» әкиятен уку буенча флешмоб игълан итте

«Шүрәле» әкиятенең үзең өчен әһәмиятле һәм кызыклы булган бер өлешен яздырып #Тукай135 #СүзбашымбитШүрәле хештеглары белән интернетка куярга кирәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган флешмоб игълан итте. Флешмобта катнашкан Татарстан, Башкортстан, Финляндиядә яшәүче күренекле җәмәгать эшлеклеләре, җырчылар, театр артистлары, шагыйрьләр, журналистлар Тукайның «Шүрәле» әкиятен укыдылар.

Әлеге флешмобта һәркем катнаша ала. «Шүрәле» әкиятенең үзең өчен әһәмиятле һәм кызыклы булган бер өлешен яздырып, #Тукай135  #СүзбашымбитШүрәле хештеглары белән интернетка куярга кирәк. 

 

 

Флешмобта Минтимер Шәймиев, Флюра Сөләйманова, Римма Ратникова, Георгий Ибушев, Дениз Бәдретдин, Ирада Әюпова, Филүс Каһиров, Җәмилә, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлназ Мөхәммәдиева, Артем Пискунов, Кадим Нуруллин, Ркаил Зәйдулла, Данир Сабиров, Резидә Сәлахова һәм башкалар катнашты. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев