Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова каберенә зиярәт кылу оештыра

«Яңа татар бистәсе зиратында легендар җырчыларның рухларына дога кылабыз», - диде Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте вәкиле.

16 гыйнвар 9.30 сәгатьтә ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова һәм ТАССРның, РСФСРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров каберен зиярәт кылу оештырыла.

«15 гыйнварда – Әлфия Авзалованың тууына 90 ел, 16 гыйнварда – Илһам Шакировның арабыздан китүенә 4 ел була. Шул уңайдан, Яңа татар бистәсе зиратында легендар җырчыларның рухларына дога кылып, каберләрен зиярәт кылабыз», - дип хәбәр итте Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.

  • Илһам Гыйльметдин улы Шакиров - 1935 елның 15 февралендә Ворошилов районы, Яңа Бүләк авылында туган — җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), Каракалпакстан АССР (1981), РСФСР (1983) халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970). 2019 елның 16 гыйнварында 83 яшендә Казанда вафат булды.
  • Әлфия Авзал кызы Авзалова — 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. ТАССРның халык (1970), РСФСРның атказанган артисткасы (1983). Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992). Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы «Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен» дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була. 2017 елның 15 июнендә 84 яшендә вафат булды.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев