Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар биюе һәм сүз сәнгате: Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларына йомгак ясыйлар

16 нчы май көнне тамашада катнашучылар дүрт ай дәвамында дәресләр вакытында алган күнекмәләрне күрсәтәчәкләр.

16 нчы майда Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары йомгаклау тамашасы белән тәмамланачак. Чарада укучылар татар биюе һәм сүз сәнгате буенча дәресләр вакытында алган күнекмәләрне күрсәтәчәкләр.

 

Проектларда Казанның 40 мәктәбеннән 700 ләп укучы катнашты. Дәресләр дүрт ай – февраль аеннан май аена кадәр дәвам итте.

 

 

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәресләрендә укучылар татар халык биюенә өйрәнделәр. Балалар белән профессиональ биючеләр һәм хореографлар эшләде. Дәресләр татар телендә барды.

«Сөйлә» проектында катнашучылар сәнгать телен өйрәнделәр. Алар өчен тел техникасы, татар телендә сүз сәнгате буенча мастер-класслар оештырылды. Дәресләрне театр артистлары һәм телетапшыру алып баручылары үткәрде.

Ике проектның тәмамлану вакытында йомгаклау тамашасы булачак. Укучылар бию сәнгатен һәм нәфис сүзне берләштерүче номерлар белән чыгыш ясаячак. Чарада проект остазлары да катнашачак.

Тамашаны Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова карарга планлаштыралар.

 

 

Йомгаклау концерты 16 нчы май көнне 14:00 сәгатьтә Казан шәһәре Совет районының 180 нче номерлы гимназиясендә узачак, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә Казан Мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Май уртасыннан «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан паркларында һәм скверларында дәвам итәчәк, теләге булган һәркем катнаша ала.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев