Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өч җиңүчесе КФУга укырга кабул ителәчәк

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының финал ярышлары иртәгә булачак. Җиңүчеләр дә шунда игълан ителә.

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өч җиңүчесе Казан федераль университетында төрки тарих юнәлеше буенча бюджет нигезендә укый алачак.

«Бу тарих белән кызыксынган үсмерләрне күздә тотып оештырылган конкурс. Биредә бөтен республика буенча җыелган балалар белемнәрен күрсәтеп кенә калмыйлар, галимнәребез белән аралашып белемнәрен арттыралар», — диде ярымфинал уеннарында жюри буларак катнашкан ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова.

Ул конкурс уздыру идеясе белән министр Ирада Әюпова чыгуын искәртте. «Бу белемле яшьләребезнең кая гына яшәүләренә карамастан, белемнәрен күрсәтергә һәм баетырга мөмкинлек булсын өчен эшләнә», — диде ул.

«Мине катнашучыларның интернеттан алынган мәгълүматка сылтама ясавы гына бераз борчу тудырды. Беренчел чыганакларга мөрәҗәгать итүне кулай күргән кеше буларак бәлки миңа гына шулай тоелгандыр», — дип өстәде Юлия Әдһәмова

Тарихи-мәдәни конкурсның ярымфинал уеннары бүген ТР Милли китапханәсендә узды. Катнашучыларның белемен күренекле тарихчы галимнәр Фаяз Хуҗин, Айрат Төхфәтуллиннар бәяләде. Бәйгене журналист һәм тарихчы Альберт Шакиров алып бара. 

 

 

«Балалар хәзерге заман тарихына караганда борынгысын яхшырак беләләр. Һәр сорауга җавап табылды: берсенең җавабын икенчесе тулыландырды. Сораулар авыр иде — алай ук булыр дип көтмәгән идем диде. Үзләре дә кызыклы һәм катлаулы сораулар әзерләгән», — диде Фаяз Хуҗин.

«Хәзер мәктәпләрдә Татарстан тарихы укытылмый диярлек. Укытылганында системалы өйрәнү юк. Шулай булуына карамастан, балалар тарихны белә, димәк, шөгыльләнә. Алардан яхшы тарихчы чыгар дип уйлыйм», — дип нәтиҗә ясады галим. 

 

 

«Башта катнашырга теләүче 100дән артык кеше „Ачык университет“ сайтында теркәлеп тест узды. Төп этапка 32 кеше чыкты. Сорауларны университет галимнәре әзерләде. Алар быел Болгар темасына бәйле иде», — дип аңлатты мәдәният министрлыгының бүлек мөдире, тарихчы Айрат Фәйзрахманов.

Оештыручылар катнашучыларны алга таба да күздән югалтмаячак. «Безнең максатыбыз — мәдәниятне һәм тарихны тирәнтен өйрәнгән белгечләр булдыру. Без бу балаларны киләчәктә татар зыялылары булыр дип күрәбез», — диде Айрат Фәйзрахманов.

«Укучыларым Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасында призер булдылар. Әйбәт баллар җыйганга аларны шушы конкурска чакырдылар. Укучыларымның белемнәре шулкадәр тирән — мин алар белән горурланам», - диде Сарман кызларын конкурска алып килгән тарих укытучысы Кифая Заһирова.

«Укучыларымның белемендә шигем юк, монда җитексезлек мөһим — алдарак төймәгә басып йлгерә алсалар, җавап бирә алалар. Минем укучыларымның белеме үзләре Татарстан тарихын укытыр дәрәҗәдә — бу минем аларга иң югары бәям», диде ул. 

 

 

«Укытучыма зур рәхмәт — ул мине тарих белән кызыксындырды. Миңа XIX гасыр тарихы кызык — ул вакытта безнең мәдәният үсә башлый», — диде финалга чыккан Сарман кызы Ләйсән Галиуллина. Ул көндәшләренең бик белемле һәм көчле булуын ассызыклады. 

 

* «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының финал ярышлары иртәгә булачак. Җиңүчеләр дә шунда игълан ителә.
* Конкурсны Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.  

 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев