Мәдәни җомга

Тарихчы Җәмил Мөхәммәтшин: Болгар чоры кабер ташларының саны артырга мөмкин

«2016-2018, 2021 елда Кама аръягы районнарында йөргәндә Болгар чорына караган дистәләгән ташлар табылды», - диде белгеч.

Тарихчы һәм туган якны өйрәнүче, Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин Алтын Урда дәүләтенең Болгар олысыннан сакланган таш язма истәлекләр, кабер ташларының саны артыр дигән фикердә.

«Хәзерге вакытта 400гә якын кабер ташы бар дип исәплибез. Шуның 200е – Болгарда, калганы төрле район-төбәкләрдә таралган. Ташлар табылып тора. Мәсәлән, 2016-2018, 2021 елда Кама аръягы районнарында йөргәндә Әлки, Аксубай, Чистай, Спас районнарында Болгар чорына караган дистәләгән ташлар табылды. Чистай зиратында гына да 12 таш табылды. Ташларның саны артачак дип уйлыйм», - диде ул Татарстан Фәннәр академиясендә чыгышында.

Аның әйтүенчә, кайбер каберташлар Петр I тарафыннан 1722 елда исәпкә алына, шулай ук ташлар тюрколог Илья Березинның хезмәтләрендә бар, ләкин алар сакланып калмаган, алар гомуми санга кертеп каралмый. «Иң борынгы таш 1242 елга карый. Ул сакланып калмаган, ләкин аны теркәп калдырганнар. Ташларга татар телендә язылган булган. Болгарның үзендә борынгы ташларның берсе – 1272 елгы», - диде белгеч.

Җәмил Мөхәммәтшин Болгар чорына караган ташлардагы кайбер үзенчәлекләрне атады. «Әлки һәм Чистай районындагы ташларда бер үк сүз «җиде», «җати», «җияти», «җияҗ» кебек формаларда бирелә. Бер үк сүзнең берничә төрле язылышы һәм укылыш варианты бар. Чирмешән елгасын беләбез. Ул бөтен Болгар ташларында бүгенге көнгә кадәр сакланып калган бердәнбер гидроним», - диде ул.

Ул Иске Салман авылында табылган бер каберташта «сабантуй» дигән сүз барлыгын да әйтте. Икенче бер ташта «җыен» дигән сүз очраган.

Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Болгар чорындагы ташларның нык булуын әйтте. «Алар, нигездә, известьташтан ясалган. Болгар шәһәрендә хәзерге вакытта сакланып калган ташларның күпчелеге яхшы сыйфатта. Ләкин Казан ханлыгы чорына караган ядкярләр йомшак материалдан, акбур таштан ясалган. Алар җимерелеп бара», - диде ул.

Тарихчы төрле чорларга караган ташларның гомуми санын атады. «10 меңгә якын дип карыйбыз. Мәсәлән, Арча районында гына да 1300 таш бар. Язусыз яки тамгалы гына да ташлар бар», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: