Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Тантана» премиясе номинантлары билгеле

Лауреатлар 27 март — Халыкара театр көнендә Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

«Тантана» республика театр премиясе комиссиясе номинантлар исемлеген чыгарды.

Оештыручылар утырышның 14 мартта булуын хәбәр итә. Әмма номинантлар исемлеге бүген генә дөнья күрде.

«Дебют» номинациясе: Кариев театрыннан Илсаф Нәҗипов («Камыр батыр»), Камал театрыннан Рәдиф Галимов («Бичара кыз»), Минзәлә театрыннан Азат Җиһаншин «Хәтәр мәҗлес», «Мастерове»дан Румил Ихсанов («Лафкадио»), Тинчурин театрыннан Фәрхәд Мөхәммәтҗанов («Ядәч! Исемдә!»).

«Иң яхшы эпизодик роль»: Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов, Кариев театрыннан Халидә Сөнгатуллина, Түбән Кама театрыннан Гөлнура Галиева, Әтнә театрыннан Алинә Сидеева.

«Иң яхшы курчак театры актёры»: «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектакленнән Дилүс Хуҗиәхмәтов белән Альбина Шаһалиева, Чаллы курчак театрыннан Ева Кошкина, Татьяна Салихова.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»: Бөгелмә театрыннан Ләйсән Хәбибуллина, ТЮЗдан Дарья Бакшеева, Тинчурин театрыннан Зөлфия Вәлиева, Әлмәт театрыннан Наилә Нәҗипова, Әлмәт театрыннан Диләрә Фазлыева белән Энҗе Сәйфетдинова.

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»: ТЮЗдан Михаил Меркушин, Алексей Зильбер, Илнур Гарифуллин, Әлмәт театрыннан Айрат Мифтахов, Тинчурин театрыннан Зөлфәт Закиров.

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль»: Яшел Үзән музыкаль театрыннан Ева Ричи, Казан консерваториясенең Опера студиясеннән Алсу Идрисова, «Созвездие-Йолдызлык» театрыннан Камила Алексерова, Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрыннан Гөлнора Гатина һәм Артур Исламов.

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (балет, заманча хореография, пластик спектакль)»: Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрыннан Аманда Гомес, Вагнер Корвалье, «Әлиф» иҗат берләшмәсеннән Марсель һәм Маша Нуриевлар, Нурбәк Батулла, Түбән Кама театрыннан Алмаз Хөсәенов, «Пантера» төркеме.

«Иң яхшы хатын-кыз роле»: Казан ТЮЗыннан Полина Малых, Әтнә театрыннан Рәзинә Заһидуллина, Әлмәт театрыннан Мәдинә Гайнуллина, Миләүшә Хафизова, Минзәлә театрыннан Динара Акматова.

«Иң яхшы ир-ат роле»: Чаллы курчак театрыннан Егор Митрофанов, Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов, Минзәлә театрыннан Рөстәм Зиннуров.

«Актёрлар ансамбле»: «Скрипка Ротшильда» спектакле өчен Бөгелмә театры, «Алмачуар» спектакле өчен Әтнә театры, «Сережа очень тупой» спектакле өчен «Сдвиг» театры, «Никах» спектакле өчен Буа театры, «Юбилей ювелира» спектакле өчен Казан ТЮЗы.

«Иң яхшы балалар спектакле»: «Удивительный чердак» спектакле өчен Казан ТЮЗы, «Бәхетле көнем» һәм «Камыр батыр» спектакльләре өчен Кариев театры, «Лафкадо» спектакле өчен «Мастеровые» театры, «Один день из жизни Улитки» театры өчен «Әкият» курчак театры.

«Кече формалы иң яхшы спектакль»: Чаллы курчак театрының «Кроткая» спектакле, Казан ТЮЗының «Тень» спектакле, Бөгелмә театрының «Скрипка Ротшильда» спектакле, Камал театрының Бичара кыз» спектакле, «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектакле, Минзәлә театрының «Җинаять һәм җәза» спектакле.

«Зур формалы иң яхшы спектакль»: Казан ТЮЗының «Иваново детство», «Әкият» курчак театрының «Misterioso con anima» спектакле, Әлмәт театрының «Җил артыннан», «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакльләре, Тинчурин театрының «Ядәч! Исемдә!» спектакле.

«Иң яхшы музыкаль спектакль»: Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Спящая красавица», Казан консерваториясенең Опера студиясенең «Укрощение строптивой», «Әлиф» иҗат берләшмәсенең «Дөр» спектакле, Яшел Үзән музыкаль театрының «Галатея» спектакле, «Созвездие-Йолдызлык» театрының «Хитроумная влюбленная» спектакле.

«Эксперимент»: «Педсовет» (МОN), «Алиса» («Әкият»), «Хәтәр мәҗлес» (Минзәлә театры),

«Сезон казанышлары өчен» һәм «Намус һәм тугрылык» номинацияләре буенча номинантлар алдан күрсәтелми.

Лауреатлар 27 март — Халыкара театр көнендә Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев