Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Тәмле Казан» фестивалендә яңалык: «Бәлеш шоу», аудиогид һәм Казанның иң яхшы десертын сайлау

17 нче һәм 18 нче сентябрь көннәрендә Игенчеләр сарае янында мастер-класслар һәм дегустация өстәлләре белән гастрофестиваль узачак.

17 нче һәм 18 нче сентябрьдә Казанда «Тәмле Казан» фестивале узачак. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар аш-сулардан авыз итә һәм мастер-классларда катнаша алачак. Аларга беренче тапкыр Казанның иң яхшы десертын сайларга, «Токмач кискеч» стендапын күрергә һәм «Бәлеш шоу»да катнашырга туры киләчәк. Фестиваль кунаклары уңайлыгы өчен тематик мәйданчыклар буенча гастронавигация эшләнгән. Булачак чара турында Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.

«Тәмле Казан» фестиваленең Россиянең туристлык календарена керүе мөһим. Гастрономия бәйрәме үсешен дәвам итә һәм безне ел саен гадәти булмаган форматлар һәм яңалыклар белән сөендерә», – диде шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Фестиваль программасында шәһәрнең һәм илнең башка төбәкләренең әйдәп баручы пешекчеләреннән мастер-класслар үткәрү планлаштырылган. Пешекче Максим Тарусин һәм Андрей Саховский, шулай ук бренд-шеф Маттео Лаи үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Чакырылган белгечләр дәресләрендә казанлылар паста, ростбиф һәм шалкан белән «Татарстан урманнары» салаты һәм десерт – карамельләштерелгән алма белән тарт әзерләргә өйрәнә алачаклар.

«Бәлеш шоу»да Казан һәм Мәскәү шефлары милли кухняларның иң яхшы рецептлары белән уртаклашачак. «Кунаклар беренче карашка традицион ризыкларны ашап карый алачак, әмма аларның һәркайсы остадан уникаль үзенчәлек белән булачак», – дип билгеләп үтте Д.Санникова.

Фестиваль шәһәр халкына гына түгел, ресторан бизнесы вәкилләренә дә кызыклы булачак. Алар өчен «Я сам» лекориясендә персоналны җәлеп итү һәм эштә тотып калу, оешманы алга җибәрүнең яңа инструментлары турында лекцияләр укыячаклар. Спикерларның берсе – Станислав Слапогузов, ул кулинария мәктәбен ачу тәҗрибәсе турында сөйләячәк.

Баллы ризык яратучылар өчен фестивальдә десертлар татып карау оештырылачак. Тәкъдим ителгән ризыклардан беренче тапкыр ел десертын сайлаячаклар. «Җиңүчене профессиональ кондитерлар һәм бәйрәм кунаклары билгеләячәк», – дип аңлатты Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры.

Дегустациядән соң шәһәр халкы һәм кунаклары «Токмач кискеч» гастрономия стендап-тамашасын карый алачаклар. Яшь комиклар үз чыгышларында ризык, гаилә һәм көнкүреш турында фикерләре белән бүлешәчәк. Шулай ук бәйрәмгә килүчеләр өчен Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае артистлары «Казан легендалары» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Фестиваль мәйданчыгында берничә тематик зона – «Сөт урамы», «Сыр тыкрыгы», «Ит мәйданы», «Татлы проспект», «Дөрес туклану районы» җәелдереләчәк. Һәр мәйданчыкта килүчеләр аш-сулардан авыз итә, гастрономик квестта катнаша һәм Казан шеф-пешекчеләреннән аш әзерләү серләрен һәм иң яхшы рецептлар белә алачак.

Фестивальгә килүчеләргә 50 җәмәгать туклануы йорты үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Бәйрәм кунаклары уңайлылыгы өчен фестивальдә аудиогид сөйләп торачак. Шулай ук фестивальдә катнашучыларның күбесе мәйданчыкта тәкъдим ителәчәк ризыклардан тейбл-тентлар әзерләгәннәр, шуңа күрә «Тәмле Казан» белән танышуны бүгеннән үк башларга була, дип билгеләп үтте Д.Санникова.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Игенчеләр сарае янында республика җитештерүчеләре һәм фермерлары продукциясе тәкъдим ителәчәк. Биредә казанлылар сырлар, казлар, үлән чәйләре, бал һәм умартачылык продуктлары, шулай ук варенье сатып ала алачак. Моннан тыш, Казанның икътисади үсеш комитеты һәм Сувенирлар продукциясе һәм халык сәнгате кәсебе товарлары буенча комитеты ярдәмендә үзмәшгульләр продукциясе белән мәйданчыклар эшләячәк.

Фестивальнең нәни кунаклары өчен дә күңел ачу чаралары булачак – аларга аниматорлар белән мастер-класслар һәм уеннар оештырылачак.

«Тәмле Казан» 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак, керү ирекле.

Дарья Санникова Россия шәһәрләре арасыннан Казанның иң ешы гастрономик сәяхәт өчен сайлануын ассызыклады. Сораштырылганнарның 47% ы Татарстан башкаласына тавыш биргән, алар шәһәрне үзенчәлекле милли ашлар өчен сайлаган . «Бу безнең чараның Татарстан Республикасы башкаласын ныгыту һәм үстерү өчен мөһимлеген тагын бер кат күрсәтә», – диде Д.Санникова.

Ел саен «Тәмле Казан»га дистәләгән мең шәһәр кешесе һәм турист килә. Фестивальнең төп максаты – татар милли ашларын популярлаштыру, ризык культурасын үстерү һәм шәһәрдә тәкъдим ителгән меню, гастрономия һәм кухня форматларының киң төрлелеген тәкъдир итү. Фестиваль Казанның Россия гастрономия башкаласы буларак үсешенә үз өлешен кертә. Бу товар билгесе узган елның 20 нче гыйнварында Федераль интеллектуаль милек хезмәте тарафыннан теркәлгән

Искәртеп узабыз, узган ел «Тәмле Казан»га 30 меңнән артык кеше килгән, ә фестивальнең иң кызыклы чарасы татар әбиләренең пешекчеләргә каршы көрәше булган. Фестивальгә килүчеләрне 60 ка якын җәмәгать туклануы йорты ашаткан. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары ике көндә 10 тоннага якын ризык ашаганнар һәм 2 мең литрдан артык эчемлек эчкәннәр. 

 

 Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев