«Сөйли торган материя»: ХХ гасыр шагыйрьләренең «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәге сәхнәсеннән казанлыларның хәзерге буынына мөрәҗәгате
Шәһәр халкына татар шигърияте һәм аны яңадан аңлауга багышланган уникаль тамаша күрсәттеләр.
Кичә Казанда татар шигъриятенә багышланган «Сөйли торган материя» – «Материя, которая поет» дип исемләнгән әдәби-музыкаль концерт узды. «Сәйдәш» мәдәни үзәге сәхнәсеннән Россиянең һәм Татарстанның атказанган артистлары, төрле премияләр лауреатлары ХХ гасырның күренекле шагыйрьләренең шигырьләрен укыды.
Концерт башланыр алдыннан Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Татарстан башкаласында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында күпсанлы кызыклы проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бу башлангычларны дәвам итәргә кирәк. Күпсанлы идеяләр активистлар белән берлектә тормышка ашырылган, Гүзәл Сәгыйтова аларга инициативалары һәм проектларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Кичәнең рәсми өлешеннән соң тамашачылар махсус сайлап алынган музыкаль композицияләр ярдәмендә узган гасырның чынбарлыгын чагылдыручы, заман белән аваздаш булган шигърият киңлегенә чумды.
Куелышның гадәти булмаган исеме – татар шагыйре һәм язучысы Хәсән Туфанның атаклы шигыреннән бер юл ул. «Бу бик матур шигырь, һәм шушы шигъри юл безнең кичәбез идеясенә аваздаш булып чыкты. Без ХХ гасырның бөтен поэзиясен узган гасырда булган барлык вакыйгаларның синтезы, ниндидер материя буларак билгеләргә теләдек. Һәм концертыбызда бу материя вакыт аша яңа буынга мөрәҗәгать итә», – дип сөйли куелыш режиссеры Резеда Гарипова.
Барлык вакыйгалар татар телендә бара. Концерт өчен узган гасырда популяр булган татар шагыйрьләренең аз билгеле әсәрләре дә, шулай ук күп кенә казанлыларга кече яшьтән үк билгеле шигырьләре дә сайлап алынган. Аларны сәхнәдән әйдәп баручы театр артистлары укыды – алар арасында, мәсәлән, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәумәтова, М.Җәлил исемендәге премия лауреатлары Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров һәм башкалар бар иде.
«Без спектакльгә тәҗрибәле артистларны да, яшь артистларны да җәлеп иттек. Мисал өчен, концертта катнашучыларның берсенә 75 яшь, икенчесе – бөтенләй яшь, ул театрга әле яңа килгән генә. Шулай ук урта яшьтәге вәкилләр дә бар. Бу да поэзия аша төрле буын кешеләре әңгәмәсен тапшыру өчен кирәк иде», – дип аңлата режиссер.
Эш форматы музыкаль-әдәби кичәгә якынрак булуга карамастан, аның үзенең драматургик сюжет линиясе бар. «Һәр чараның үз драматургиясе бар, һәм ул бездә дә бар. Мәсәлән, бу бер буын шагыйрьләренең әдәби әсәрләр аша бер-берсе белән бәхәсләшүе», – дип өсти Р.Гарипова.
Сайлап алынган шигырьләр аерым блокларга берләштерелде, алар музыкаль композицияләр белән чиратлашып барды. Тамашачылар өчен бу үзенчәлекле бүләк булды – концерт Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм Наил Ибраһимов җитәкчелегендәге «Пантера» камера балеты чыгышлары белән үрелеп барды.
«Без тамашачыларга ХХ гасыр шигъриятендә татар сүзенең ничек яңгыравын күрсәттек, алар белән ике буын арасында бәйләнеш бармы-юкмы икәнен белергә тырыштык, – дип өсти Р.Гарипова. – Шигъриятнең сүзнең идеаль яңгырашы булуы мөһим, шуңа күрә без татар теленең бөтен матурлыгын тоя алдык».
Казан халкына татар шигъриятенең матурлыгын татырга мөмкинлек биргән концертны тамашачылар лаеклы бәяләде: халык сәхнәдә барган вакыйгаларга сизгер карады, ә тамаша тантаналы алкышлар белән тәмамланды.
Шунысы кызык, «Сөйли торган материя» музыкаль-әдәби концерты быел җәй Казан тамашачысына тәкъдим ителгән «Казан тавышлары» музыкаль-театральләштерелгән тамаша белән аваздаш. «Мөһим аерма бар: «Казан тавышлары» тамашасында күбрәк заман шигърияте кулланылды, ә без исә элегрәк иҗат ителгән шигырьләр турында танылган шагыйрьләрнең үз әсәрләре аша бүгенге буынга мөрәҗәгать итә алулары турында сөйлибез», – дип аңлата Р.Гарипова.
«Сөйли торган материя» – «Материя, которая поет» әдәби-музыкаль концерты – Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган йомгаклау чарасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев