Мәдәни җомга

Сыкрап кайттым Такташ Ватаны Сыркыдыдан...

Такташ Ватанын барып күрү күптәнге хыялым иде. Шагыйрь-язучыларны биргән авыллар бәхетле дип белә идем. Алар язучы белән бергә янәшә йөреп, онытылмыйча халык күңелендә яши.

Үләрмен дә онытырлар дип,
Юкка гына йөрәк янасың.
Тамбов урманнары сагныр әле
Үзе үстергән бунтарь баласын! (Һади Такташ)

Такташ диюгә дә, Сыркыды искә төшә. Аның иҗатынан азмы-күпме хәбәрдар булган укучы автор белән бергә Сыркыдыны да, аның Шәхми картларын, Мокамайларын да ярата, “Тамбов урманнары уртасында усак яфраклары шаулавын” ишетә.
Такташ Ватанын барып күрү күптәнге хыялым иде. Мәктәптә укыганда дәресләрдә Такташ иҗатын өйрәнгәндә үк бөреләнгән иде инде ул. Менә күптән түгел генә тормышка да ашты.

 

 

Сыркыды түгел шул...
Озын юлга чыгып киткәнче картадан Сыркыды дип эзләсәм дә, таба алмадым. Ул Соргудь икән бит. Мордва илендә. Саранскидан шактый ерак. Бу атама язылган күрсәтмә тактаны күргәч тә, нәүмиз булдым: юк, бу Такташ Сыркыдысы түгелдер. Һәм ул чынлап та шулай булып чыкты да. Һади Такташның кендек каны тамган җиргә кышкы зәмһәрир суыкта – киләчәк җырчысының юбилее вакытында, тууына 120 ел тулган көннәрдә бардым.
Кыш һәм Такташ. Ниндидер бергәлек, охшашлык бардыр төсле аларда. Такташны безгә кыш биргән, шул ук кыш утыз елдан соң мәңгелеккә алып та киткән. Такташ Ватанының кешесез урамнарында ак карны шыгырдытып йөргәндә җаныма җылы җитмәде. Юк, көннең суыклыгыннан гына түгел. Якташларының Такташ кадәр Такташны онытуларыннан өшедем.

Укучы да, укытучы да юк
Гадәтем шундый: кая гына барсам да беренче эш итеп мәктәпкә керәм. Кызганыч, кайбер авыллар мәктәпсез хззер. Такташ Сыркыдысында мәктәп бар әлегә. Тугызынчы сыйныфка кадәр быел 35 бала белем ала. Коридорда Такташның зур портретын күргәч, күңелгә җылы йөгергән иде. Ләкин укытучылар һәм укучылар белән якыннан аралаша башлагач, ул тагын бетте. Бик теләсәм дә, сорасам да, миңа беркем дә Такташ шигырьләрен ни татарча, ни урысча сөйләп күрсәтмәде. Мукшы (мордва) теленә бөтенләй тәрҗемә ителмәгән Такташ. Такташны гел белмиләр диеп булмый, анысы. Укчыларның кайберләре “Такташ урамында яшибез, моның белән горурланабыз”, – ди.

 

 

Сыркыды мәктәбендә татар теле укытылмый. Берничә татар баласы бар, алар атнага бер сәгать мукшы телен өйрәнәләр икән.
Сыркыдыда бүген 300дән артык кеше яши. Төрле милләт вәкилләре. Гаиләләрнең күбесе катнаш. Татарлар турында яхшы фикердә болай үзләре. Авылга татар гаиләсенә килен булып төшкән мордва кызы Мария Бикмаева сүзләреннән дә аңлашыла бу.

 

– Башта каенанам башка милләттән булганга бик каршы иде. Аннары без аның белән нык дуслашып киттек. Татарлар бик кешелекле, шәфкатьле халык икән. Мәктәптә гомер буе тарих фәне укыттым. Музей өчен бүлмә биргәч тә, бу халыкка ихтирам йөзеннән татар тормышына багышланган почмак булдырдык. Балалар белән өйдән-өйгә йөреп, борынгы әйберләр җыйдык.

Сыйныфтан сыйныфка кереп балаларга туган тел, ана теленең тормыштагы әһәмияте турында сөйләдем очрашуда. Укучыларга гына түгел, укытучыларның үзләренә дә кызыклы, файдалы булгандыр дип уйлыйм.
 – Тамагың кипкәндер! – дип чәй өстәле артына утырттылар. Такташ Ватаны чишмәсенең суы белән чәй эчәргә дә насыйп булды.

Чыгып китәсем килде
Мәктәптән соң Такташ музеена киттек. Ул Такташ туган нигезгә түгел, ә Шәхми карт каравылчы булып торган авыл советы бинасы урынында салынган. Агач бүрәнәләрдән. Анда безне әлеге музейны оештыруда башлап йөргән, мәктәпнең элеккеге директоры Равилә Коновалова каршы алды.
– Пушкин руслар өчен ничек булса, Такташ минем өчен шул ук дәрәҗәдә кадерле, – диде ул ихластан. Такташ иҗатына гашыйк, гомерен шуңа багышлаган дияргә дә була аның турында. Менә бит әле бүген дә Такташны яд итеп ерактан килүчеләр булгач, тиздән сиксән яшен тутыручы бу ханым, урамда төкерек катарлык суык булуга карамастан, үзе килгән. Музей янына куелган Такташ бюсты янына басып, иң башта һәйкәлнең карын сыпырып төшерде. Аннары Такташ әнисенең улына багышылап язган бәетен яттан сөйләде.
“Кай җирләрдә, балам, синең каберең,
Каен бармы каберең янында?
Рәсемең тора менә күз алдымда.
Үзең юк шул, балам, янымда...”

Музей 2005 елда ачылган. Дөресен әйтим, бер генә музейдан да болай ашыгып чыгып киткәнем юк иде. Ягылмаган һәм электр уты да булмаган бу музей суыткыч кебек салкын. Ә бит кызыклы экспонатлар шактый. Әйтик, менә шул Такташ чорыннан калган артлы агач урындыклар. Әнисе бәйләгән челтәр лампа япмасы, кулъзмалар, шагыйрьнең юл чемоданы...
Сыркыды Такташның туган авылы гына түгел, анда утыз еллык кыска гомернең шактый өлеше узган. Спас өязендә укып кайтып, мәктәптә балаларга – нәни якташларына белем дә биргән әле ул. Аннары да сагынып гел кайтып йөргән. 1931 елның җәендә авылда 250 йортны көл иткән көчле янгынны да сүндерешкән.

 

 Акланмаган өметләр
“Авылым!
Уйлыйм синең киләчәгең,
Бәхетле көннәрең турында” – дип, зур өметләр дә баглаган булган Такташ. Ләкин шагыйрьнең барлык өметләре дә акланмаган. 1920 елда Такташ чорында авылда 3478 кеше яшәгән булса, 2000 елда барлыгы 430 кеше генә гомер сөргән. Кайчандыр Такташ исемен йөрткән колхоз да юк инде бүген. 2004 елда төзелгән мәчет тә елга ике тапкыр зур бәйрәмнәрдә генә ачыла.

 – Фәннәр докторы, профессор, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов музеебызның иң якын дусты иде. Аның вафатыннан соң бөтенләй ятим калдык, – ди Равилә апа, авыр сулап.

Нигә бардым? Нигә күрдем?
Быел Таташның 120 еллыгы. Шәхесләрен аңлый-санлый белгән милләт өчен зур юбилей. Кызганыч, нишләптер, Такташның бу бәйрәме бик сыек узып бара. Хәер, Казанда да искә алдылар димәс идем. Быелгы юбилеена берүзем бардым. Бернинди делегация белән дә түгел, күңелем кушуы белән. Такташ рухы дәшкәнгә. Тик... “Нигә бардым, нигә күрдем?” дигән көнгә төшеп, үкенү төяп, җаным сыкрап кайттым.

Әйе, аңлыйм. Мордва иле өчен Такташ кем инде ул? Алар телендә язмаган бит, татар телендә иҗат иткән. Шуңа да мондый бәйрәм чараларын Бөтендөнья татар конгрессы, Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, Мордва республикасы белән бергәләп, кулга-кул тотынышып оештырырга тиеш булгандыр инде ул. Булгандыр шул. Тик, нишләптер, оештырмаган гына. Ә бит күршеләрдә Пенза өлкәсендә генә дә матур үрнәк бар. Анда Гадел Кутуйның 110 еллыгын зур әдәбият, мәдәният бәйрәме итеп берничә авылда үткәрделәр. Үзем шаһиты булдым.

Күптән түгел генә Татарстан Язучылар берлегендә берничә секцияне берләштергән утырыш булды. Анда Тукай, Такташ, Җамал Вәлиди, Фатих Хөсни, Гаяз Исхакый премияләренә кандидатлар тәкъдим ителде. Быел да Такташ бүләгенә дәгъва кылучылар шактый иде. Алар колагына бер сүзем бар. Әгәр дә алай-болай лауреат була калсагыз, исеме-даны сезгә булсын. Ул да шагыйрь өчен бик зур дәрәҗә. Ә менә бүләк акчасын Такташның туган авылы Сыркыдыдагы ятим, боек, суыктан бөрешкән утсыз музеена бирсәгез, яхшырак булыр.

 

 

Инде язмамны тәмамлап, ноктасын куйган гына идем Саранскидан шалтыраттылар. 26 январь көнне Республика китапханәсе Такташның 120 еллыгына багышлап фәнни конференция уздырырга җыена. Билгеле инде, онлайн. Зоом аша. Шунда катнашырга чакырдылар. Менә бит, баруымның бер файдасы булган димәк.
 

 

Йолдыз Шәрапова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: