Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Студентларның Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ хәрефләре турында фантазияләреннән күргәзмә ачыла

Фешин исемендәге училищеның күргәзмәсе иртәгә “Сәйдәш” мәдәният сараенда ачыла.

Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән. Аларның Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ хәрефләре турында фантазияләре Туган тел көне уңаеннан оештырылган «Алифба» күргәзмәсендә тәкъдим ителә

«Иҗат эшләре яшь рәссамнарның ирекле карашлары булуы белән кызыклы. алар образның күнегелгән штампларын кабатламыйлар. Композицияләр арасында бик уңышлылары бар», — дип хәбәр итә оештыручылар.

Композицияләрнең коллаграфия техинкасында башкарылуы да оригиналь. Студентлар композицияләрне басма графика буенча факультатив дәресләрдә ясаганнар. Педагог — Вера Карасева. 

 

 

Күргәзмәгә куелган эшләр татар халкының үзаңын формалаштыруның бер элементы була ала дип саный оештыручылар. «Күргәзмәгә килүчеләр татар телендә язылган сүзләрне бик тиз истә калдырып сүзлек запасларын баетачаклар», — ди алар.

Күргәзмә 20 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният сараенда ачыла. Ачылу тантанасы — 15.00 сәгатьтә.  

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X