Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Спектакльләр, цирк тамашалары, чаңгы спринты һәм концертлар: Казанда Яңа ел чаралары марафоны дәвам итә

Бәйрәм программалары белән шәһәр районнарында 42 чыршы шәһәрчеге ачылды инде.

Казанда бәйрәм программалары белән 55 чыршы шәһәрчегенең 42 е ачылды. 170 чараны үз эченә алган Яңа ел марафоны дәвам итә. Яңа ел алдыннан һәм каникул дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен спектакльләр, концертлар, цирк артистларының урам тамашалары һәм спорт чаралары узачак. Эшлекле дүшәмбедә яңа ел программасы турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

«Быел социаль инфраструктурага – мәдәни үзәкләрне яңартуга – бюджет кертемнәренең нәтиҗәлелеген беркайчан да булмаганча тоябыз. Чыршы шәһәрчекләрендә бәйрәм программаларын үз иҗат коллективларыбыз көче белән оештыра алдык», – диде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул Салават Күперендәге яңа паркны һәм тиздән шугалак ачылачак ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверын Татарстан башкаласының төзекләндерү өлкәсендәге горурлыгы дип атады. «Балалар яшәү урыны буенча тимераякта шуа алсын өчен һава торышы яхшы булыр дип өметләнәм», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. 

Казанда Яңа ел вакыйгалары Кыш Бабай поезды килүдән башланды. Күчмә резиденция 5 нче декабрьдә ТР башкаласында тукталды, бәйрәм программасында 6,5 меңнән артык яшь шәһәрле булды, алар алдында шәһәр иҗат коллективлары чыгыш ясады. 

«Казан» гаилә үзәге янындагы чыршы шәһәрчеген ачу тантанасында 2 мең кеше булды. Биредә «КышДаКар-фест» сәүдә мәйданчыклары эшли башлады, шулай ук балалар спектакльләре һәм концертлар күрсәтү планлаштырылган. Бәйрәм мәйданчыгы Иске Яңа елга кадәр эшләячәк, ул 13-14 нче гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә. 

1-5 нче гыйнварда Касә янында тамашаларны Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы, Сәетгалиев исемендәге, «Яшьлек», «Северный» мәдәният йортлары һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге күрсәтәчәк. Программада Кыш Бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары һәм Ел символы – куян белән уеннар каралган. 7 нче гыйнварда яшьләр сәясәте, 8 нче гыйнварда мәгариф учреждениеләре үз программасын тәкъдим итәчәк. Кунаклар өчен әкияти тамашалардан соң 1-4 нче гыйнварда Казан шәһәр филармониясе артистлары рус һәм татар телләрендә Яңа ел хитлары белән чыгыш ясаячак. Көн саен 17:00 сәгатьтә башлана. 

«Шулай ук каникул көннәрендә Казан паркларында мәдәни үзәкләрнең һәм циркның яшь артистларыннан «Кыш Бабай эмоцияләре» һәм «Могҗизалар чемоданы» спектакльләре булачак. Интерактив форматта артистлар тамашачыларны яңа ел тылсымына чумдырачак, биюләр һәм әйлән-бәйләннәр белән аларның күңелен ачачак», - диде Г.Сәгыйтова. Бүген тамашаны 16:00 сәгатьтә Зәйни Солтан исемендәге скверда чыршы ачу тантанасында күрергә мөмкин. «Урам чыгышлары форматын беренче тапкыр сынап караган һәм шәһәр паркларында һәм скверларында тамашалар оештырган Казан циркына аерым рәхмәт. Традиция киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам», – диде И.Метшин.

Спектакльләрне Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында да күрсәтәчәкләр. 1-5 нче гыйнварда биредә Мәскәүнең «Высокие братья» урам театры чыгышларын күрергә мөмкин булачак. Артистлар «Югалган җиңеллек» спектаклен – клоунада элементлары һәм якты костюмнар белән интерактив тамаша күрсәтәчәк. 

Г.Сәгыйтова искәрткәнчә, казанлылар яңа ел төнен «Черек күл» паркындагы шугалакта һәм «Казан» гаилә үзәге янында төп чыршы янында уздыра алачаклар. Халык өчен Россия Президентының котлауларын һәм бәйрәм программасын трансляцияләүне оештыралар. Бәйрәм кунаклары белән бергә яңа ел шлягерларын Казан артистлары да башкарачак. Программа Касә янында 1 нче гыйнварда 2:00 сәгатькә кадәр, «Черек күл» паркында 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Яңа ел каникулларында актив яшәү рәвешен яратучылар өчен 80 нән артык чара – турнирлар, чемпионатлар, беренчелекләр, Кыш Бабай призына ярышлар планлаштырылган. Катнашучылар чаңгы ярышларында, керлингта, фигуралы шууда, алкалы хоккейда, тимераякта шуу спорты, җиңел атлетика, гимнастика, шахмат, гандбол һәм башка спорт төрләрендә көч сынашачак. 5 нче гыйнварда Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионындагы чаңгы базасында «Традицион Раштуа чаңгы спринты» планлаштырылган. 

Бәйрәм чараларын әзерләгәндә һәм уздырганда җәмәгать, юл һәм янгын куркынычсызлыгына, шулай ук шәһәрне җыештыру һәм санитар иминлекне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. Участокларны ябу турындагы карарны бәйрәм итү урыннары янындагы юл вәзгыятеннән чыгып Казан ЮХИДИ кабул итәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, яңа елга Казанның 156 меңнән артык баласы бушлай татлы бүләкләр алачак. Аларны башлангыч мәктәп укучыларына һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә тапшырачаклар. 

Яңа ел чараларының җентекле программасы белән KZN.RU порталындагы махсус бүлектә танышырга мөмкин.

 

 Юлия Летникова

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев