Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

“Солдат альбомы” конкурсының җиңүчеләре билгеле

Ватан алдындагы бурычын үтәгән, кыюлык күрсәткән ир-егетләребез хакында истәлекләрне яңарту максатыннан оештырылган “Солдат альбомы” конкурсы тәмамланды. Бу бәйге солдат альмобындагы фотоларны барларга, бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбызның хәрби хезмәттәге истәлекләрен яңартырга ярдәм итте.

Конкурска барлыгы 700 дән артык хезмәт килде. Исегезгә төшерәбез, ул 14 нче гыйнварда башланып, 7 нче февральгә кадәр дәвам итте. Катнашучыларның географиясе дә киң. Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән кала, ХМАО-Югра, Пенза, Свердловск, Ульяновск, Курган өлкәләре, Башкортстан, Чувашия, Белоруссия, Кыргызстан республикаларындагы милләттәшләребез дә актив катнашты. Татарстан районнары арасында аеруча Балык Бистәсе, Саба, Әтнә, Арча, Чүпрәле, Мөслим, Балтач, Актаныш, Апас халкы бик актив булды. Конкурс тәмамланганнан соң да эшләр килүе дәвам итте. Арада бик кызыклылары бар иде. Тик бәйге туктатылу сәбәпле, алар инде тавыш бирү турына кертелмәде.

Барлык җибәрелгән эшләр арасыннан, конкурс нигезләмәсенә туры килгән 440 тан артык эш сайтка тавыш бирү өчен урнаштырылды. Тавыш бирү бик актив барды. Аларның саны гаҗәеп зур тизлек белән үсте. Туганнарын, авылдашларын, райондашларын – барсын да тавыш бирүгә катнаштыра алучылар булды. 8 мең 500 дән артык тавыш  җыючылар да бар.

Әлбәттә, мондый ысулны гадел түгел диючеләр, безгә ризасызлык белдереп, үпкәләп язучылар да булды. Ләкин конкурсның шартлары алдан ук билгеле инде. Һәм тавыш бирүнең мондый юлы безнең тарафтан уйлап чыгарылган әйбер түгел. Күп төрле интернет-бәйгеләр шундый форматта  оештырыла. Җиңүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынды.

Шуны да әйтергә кирәк, конкурска җибәрелгән эшләр арасында бик уңышлы фотолар, бик матур язмалар да күп иде. Без аларны укып чыктык. Әлеге бәйгедә катнашучылар, күпме ир-егетләрнең кыюлыгы, язмышы хакында хәтирәләрне яңартты. Бу язмалар “Солдат альбомы” бәйгесендә җиңү өчен генә эшләнмәде бит. Ә Ватанны саклаучылар көне алдыннан, нәкъ менә хәрби хезмәттә булган, ир-егет булып чыныккан көчле затларыбызны -бабаларыбыз,  әтиләребез, абый-энеләребез, туганнарыбызны, авылдашларыбызны хөрмәтләү дә. Катнашучыларның барсына да зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Конкурсны оештыру комитеты тавыш бирү буенча җиңүчеләрдән тыш, 2 нче, 3 нче урыннарга өстәмә җиңүчеләрне билгеләргә дигән карарга килде. Әлеге өстенлек ай дәвамында бик күп эчтәлекле язмалар һәм кызыклы фотолар урнаштыручыларга бирелде.

“Солдат альбомы” конкурсы җиңүчеләре:

1 нче урын – Миндияр Сәйфуллин (Саба районы) – 8541 тавыш

2 нче урын – Иделия Шакирова (Саба районы) – 7754 тавыш һәм

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе

3 нче урын – Тимур Хәнәфиев (Саба районы) – 5115 тавыш һәм

Роза Хәсәнова (Пермь крае, Ишим авылы)

Җиңүчеләрне билгеләүдән тыш, эчтәлекле язмалары булган, шулай ук күп тавыш җыйган  кайбер катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән дә бүләклибез.

Чүпрәле туган якны өйрәнү музее

Яңа Чишмә районының Чертуш авылы мәдәният йорты

Әтнә районы Яңа Шашы авылы китапханәсе

Мәгъфия Шәйдуллина  (Теләче районы)

Ф. Бәхтиярова, Г. Мөхәммәтшина (Яшел Үзән районы)

Гөлнәфис Сәхәбетдинова  (Ульяновск өлкәсе)

Дания Сәлахова (Чувашия республикасы)

Гүзәл Юнысова (Әлмәт районы)

Филизә Әгъләмова (Актаныш районы)

 

"Татар конгрессы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев