Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

“Солдат альбомы” конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана. Катнашыгыз!

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы игълан иткән “Солдат альбомы” конкурсына эшләр кабул итүнең бүген соңгы көне. Бәйгегә 25 нче гыйнварда старт бирелгән иде. Җиңүчеләрне бәйгенең жюрие сайлап ала һәм нәтиҗәләр 23 нче февраль көнне игълан ителә.

Конкурсның максаты – солдат хезмәтендә булган, Туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт тәрбияләү, батырларны барлау.  Яшь буынны бабалары, әтиләре, абыйларының хәрби хезмәте белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү.
Хәрби хезмәт вакытында батырлык күрсәткән ир-егетләрнең исемен мәңгеләштерү.

“Солдат альбомы” ике номинация буенча уза: Инстаграмда һәм Инша. Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге таләпләрен нигезләмәдә язылганча төгәл үтәргә кирәк. Нигезләмә белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында “Рәсми басма” сәхифәсендә таныша аласыз.

“Инстаграм” номинациясендә катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5 нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, фото һәм язмаларны   #солдатальбомы2022 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress@tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга тиеш.
Инша язучылардан язманы gazetavkt@mail.ru адресы белән юллау сорала. Конкурста катнашырга өлгерегез.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев