Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Соңгы ике атна эчендә 82 меңнән артык татарстанлы дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең хисап язмаларын раслаган

Республиканың күпфункцияле үзәкләренә килүчеләр саны күп тапкырлар арткан – көнгә 20 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлгән.

11-нче октябрьдән Россия дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанның 82 меңнән артык кешесе коронавирус таралуга бәйле рәвештә массакүләм урыннарга баруга чикләүләр кертелгәннән соң, үзләренең хисап язмаларын раслаган. Моннан тыш, республиканың күпфункцияле үзәкләренә килүчеләр саны күп тапкырлар арткан: учреждениеләрдә һәркөнне 20 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин һәм ТР -да Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте. 

«Республиканың күпфункцияле үзәге филиалларында коронавируска каршы чикләүләр кертелгәнче көнгә барлык хезмәтләр буенча 15 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 1300-е – ЕСИАда (идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасы) учет язмасын теркәү һәм раслау мәсьәләләре буенча. 11-нче октябрьдән соң күпфункцияле үзәкләрдә көненә 20 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлә, шуларның уртача 8,5 меңе ЕСИА белән бәйле. Моңа кадәр күпфункцияле үзәкләргә килүчеләрнең зур агымы – 57 меңгә якын – июльдә балалы гаиләләрнең түләүләр алуына бәйле рәвештә күзәтелде», – дип сөйләде Ленара Мозаффарова.

Ведомство җитәкчесе ассызыклаганча, QR-код алу өчен күпфункцияле үзәкләргә шәхсән килү мәҗбүри түгел, анда хәзер ыгы-зыгы күзәтелә. Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәтләре сайтында расланган исәпкә алу язмасы вакцинацияләнгән (бер ел гамәлдә) яисә коронавирус белән авырган (ярты ел гамәлдә) булу турында сертификаты булуны дәлилләүче QR-код алу өчен кирәк. Дәүләт хезмәтләре сайтында хисап язмасын раслау һәм QR-код алу популяр Россия банкларының мобиль кушымталары ярдәмендә онлайн мөмкин.

Татарстан күпфункцияле үзәкләрендә СOVID-19-га каршы вакцинация турында QR-код белән сертификат алу өчен башка дәүләт гражданнары да мөрәҗәгать итә, дип билгеләп үтте Ленара Мозаффарова. Теркәлү һәм хисап язмасын раслау өчен, РФ дәүләт хезмәтләре порталында аларның Россия SIM-картасы, шәхси исәп счетының иминият номеры (СНИЛС) мәгълүматлары булырга тиеш. СНИЛС алу өчен шәхесне раслаучы документ кирәк (паспорт яки яшәү хокукы турында документ, әгәр документ чит телдә тутырылган икән, аның нотариаль яктан расланган тәрҗемәсе булырга тиеш). Инде СНИЛС кулда булган очракта, хисап язмасын теркәү һәм раслау өчен күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Башта бу процедураларны узарга, ә аннары вакцинацияләнергә киңәш ителә. Әгәр чит ил дәүләте гражданины Россиядә COVID-19-га каршы прививка ясатып, аннары гына күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә икән, бу хакта өстәмә рәвештә вакцинация уздырган медицина оешмасына хәбәр итәргә кирәк. Медицина учреждениесе хезмәткәрләре мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталына юллаячак, һәм шуннан соң гына чит ил кешесенең шәхси кабинетында вакцинация һәм QR-код турында сертификат барлыкка киләчәк.

Бүгенге көндә ТР дәүләт хезмәтләре порталында 365 дәүләт хезмәтеннән 82 электрон рәвештә күрсәтелә. Илья Начвин сүзләренә караганда, 2022 ел ахырына кадәр барлык калган хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү планлаштырыла. Хәзер ТР дәүләт хезмәтләре порталында 2,5 млн татарстанлы теркәлгән.

 

Зилә Гайфи

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев