Мәдәни җомга

Шайтан каласы Алабугага баргач нәрсәләр карарга?

Быел коронавирус сәбәпле җәйге ялларны үзебезнең Татарстанда уздырырга булдык. Дөнья гизүне үз төбәгеңнән башларга кирәк, дип әйткән ди бер акыл иясе. Кыскасы, отпускта Алабугага юл тоттык.

Кер юу йортында

 

Кечкенә генә булып тоелган Алабуга – тарихка шактый бай, кызыклы шәһәр. Туристлар да бирегә еш килә, быел пандемия аркасында гына кимегәннәр. Алабуганы Россиянең башка төбәкләрендә дә яхшы беләләр, биредәге уникаль музейларны күрергә хәтта чит илдән килүчеләр дә җитәрлек. Алабугага бары машина юлы белән генә барып була. Казаннан әллә ни ерак түгел – 200 чакрым тирәсе, махсус экскурсия турлары да оештыралар.

Алабуга зур шәһәр түгел. Биредә 80 меңгә якын кеше яши. Шәһәрнең борынгы өлеше ачык һавадагы музейны хәтерләтә. Ике яклап агач йортлар салынган урамнар аша узганда үзеңне 19 гасырга эләккәндәй хис итәсең. Биредә музейлар җитәрлек. Тарихи кыйммәткә ия булган биналар саны гына да 180нән артып китә. Рәссам Иван Шишкинга Россиядә бердәнбер музей, шагыйрә Марина Цветаеваның соңгы көннәрендә яшәгән йорты, рус армиясендәге беренче кавалерист кыз Надежда Дурова, неврапотолог Владимир Бехтерев музейларын әйтәсеңме...

Алабуганы өйрәнүне шәһәр музееннан башларга кирәктер, мөгаен. Биредә хәтта тере хайваннар яши торган бүлмәгә кадәр бар. Балаларның иң яраткан урыны шушы икән. Анда тутый кошлар, ташбака, йорт куяны, кенәриләр турында бик мавыктыргыч итеп сөйлиләр. 19 гасырда трактирларда кулланылган чебен тоту җайланмасыннан алып шәһәрнең бүгенге тормышына кадәр мәгълүмат белергә була.

Тагын бер уникаль музей – кер юу йорты. Беренче кер юу машинасы, үтүк, сабын барлыкка килү, агач торбалар, беренче су счетчиклары турында биредә белергә була. Баксаң, элеккеге заманда суны счетчиклар чиләкләп исәпләгән. Беренче агач торбалар музейда бүген дә саклана. Карагай, су белән реакциягә кергәч таш кебек катыланып китә торган бердәнбер агач дип аңлаттылар. Бирегә хатын-кызлар кер чайкарга йөргән, Марина Цветаева да килә торган булган. Ирләргә кер юу йортына керү тыелган. Бу урын 1991 елга кадәр кулланышта булган әле.

Кайсы музейга керсәң дә экскурсоводлар бик мавыктыргыч, кызыклы итеп тарихны сөйли, балаларны җәлеп итү өчен дә үз алымнары бар. Кыскасы, бу юнәлештә эшләренә “бишле” куярлык. Музейларда банк картасы белән түләп булмау гына кыенлык тудыра. Шуңа да тере акча белән килү яхшырак. Коронавирус вакытында музейга перчатка, битлектәрдән керү, дистанцияне саклау да мәҗбүри.

 

Самавырга да һәйкәл бар

 

Алабугада мәгълүмати туристик үзәк эшли. Музейларны алар аша да өйрәнеп була. Әйтик, Шайтан каласына сәяхәт – 2000 сум. Бер кешегә дә шул бәя, 30 кешедән торган төркем экскурсовод яллаган очракта да шул сумманы түләргә туры киләчәк. Дөрес, Шайтан каласы тәүлек буе эшли торган ачык һавадагы бушлай музей үзе. Тик анда мөстәкыйль барсаң, бу истәлекле урыннар турында сөйләүче юк. Шуңа да үз белдеклегең белән бирегә киләсең икән, азмы күпме тарихны чамаласаң яхшырак. Йә шәһәр музеена кереп шайтан каласы турында сорашырга була. Хәер, биредә элмә такталардан да тарихны укып белергә мөмкин. Шайтан каласы – Алабуганың визит карточкасы кебек урын. Аны күрми китү дөрес булмас иде. Күпләр монда үзенә бер энергетика бар диләр. Гаҗәп тә түгел, таштан салынган 300дән артык баскычтан биеккә менеп табигатьне күзәтү җанга сихәт бирә. Дөрес, калага машина юлы белән дә менәргә була. Ләкин, таш баскычлардан атлау серлерәк. Алар 19 гасырдан сакланып калмаган анысы – алабугалылар үзләре ясаган. Ә шайтан каласын Иван Шишкинның әтисе төзекләндергән булган. Гомумән, Алабуга шәһәрен төзекләндерүгә зур өлеш керткән кеше ул.
Шайтан каласы турында төрле риваятьләр йөри. Имеш, биредә киләчәкне әйтүче шайтан – иблис яшәгән. Бу хезмәте өчен үзенә бер корбан ала торган булган. Борынгыдан сакланып калган таш харәбәләр, Болгар дәүләте чорындагы кирмән, Болгар әмире Ибраһим бин Мөхәммәткә куелган һәйкәл... Барысы да бик мәгънәле, серле. Тау башыннан Алабуга уч төбендә кебек күренә. Күпләр бирегә фотосессиягә килә. Тойма белән Кама елгалары кушылган урын күз явын алырлык. Тау астында чишмә ага.
Алабугадагы истәлекле урыннарны күрер өчен ике көнгә килергә кирәктер, мөгаен. Кич куну өчен шәһәрдә кунакханәләр җитәрлек. Дүрт кешелек бер бүлмә көненә 1500 сумнан башлана. Мунча кереп, шашлыклар кыздырып рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге дә бар. Шишкин буалары үзе бер әкияти гүзәллек. Алабуганың комлыгын да эзләп таптык. Коену тыела диелгән булса да, халык эссе көнне яр буенда гына ята алмый. Хәтта яңа туган сабый белән су буена килүчеләр дә бар. Комлыклары шәһәрдән шактый ерак. Монда йә машинада, ә автобус белән килергә кирәк. Нарат урманнары аша узасы.
 

 

Алабугада хәләл ризык табуы авыррак. Сувенирларга килгәндә курайлар, сыбызгылар бик популяр. Алабуга прәннекләрен дә алмый булмый. Бөтен илгә танылган майонез, кетчуплар да биредә җитештерелә.
 

 

Урамнардагы һәйкәлләр дә игътибарны җәлеп итә. Ленин, Тукайдан тыш монда хат ташучы белән элемтәче, урам себерүче, хәтта самавырга да һәйкәл куйганнар. 1000 еллык шәһәрдә 1850 елларда көчле янгын чыгып Алабуганың шактый өлеше зыян күргән, ләкин халык үз тырышлыгы белән шәһәрне торгызган. Бүген дә тарихи истәлекләрне киләчәк буынга саклый алар.
 

Эльвира Мозаффарова

Шәһри Казан

 

 

 

 


 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: