Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шамил Садыйков ветеран журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады

Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ветеран журналистлар белән очрашып, аларны Татарстан матбугаты көне белән котлады.

Төрле елларда Татарстан матбугат чараларында хезмәт куеп, хәзер лаеклы ялда булган һөнәр ияләре белән очрашу «Татмедиа» бинасында узды. Очрашуга кадәр ветераннар газета-журналлар, радио редакцияләре, «Идел-Пресс» нәшрияты белән танышып, бүгенге хезмәткәрләр белән аралашып чыкты.

 

 

«Төрле районнардан җыелгансыз. Чаллыдан зур гына делегация килгән. «Татмедиа»ны өченче ел җитәкләсәм дә, сезнең белән мондый составта тәүге очрашуым. Мин моңа бик шат», - дип мөрәҗәгать итте Шамил Садыйков ветераннарга.

 

 

«Татмедиа» генераль директоры Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары үсеше, бүгенге вәзгыять турында сөйләде.

«Безнең өлкәдә хәзер ярты ел саен ниндидер яңалык кереп тора. Журналистларга һәрвакыт яңалыкларны үзләштерергә, белем арттырырга туры килә. Без аларны укытабыз, үзебезнең медиамәктәпне булдырдык, әсбаплар нәшер итәбез», - дип таныштырды Шамил Садыйков.

 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X