Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шамил Садыйков: Дини темаларны яктыртканда баланс булырга тиеш

KazanSummit-2021 форумында «Дин турында медиа: хайп һәм фактлар?» практик дискуссиясе узды.

KazanSummit-2021 Халыкара икътисади форумы кысаларында «Дин турында медиа: хайп һәм фактлар?» практик дискуссиясе узды. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков дини тематиканы яктыртканда баланс булырга тиешлеген әйтте.

Шамил Садыйков Татарстанның поликонфессиональ караштан үзенчәлекле төбәк булганын һәм биредә төрле диннәр бертигез шартларда яшәвен искәртте. «Бу шартларда Татарстанда журналист кешегә аеруча игътибар белән эшләргә кирәк. Бер ММЧ кысаларында берәр дини теманың өстенлек итүе — шулай ук куркыныч», — диде ул.

Садыйков сүзләренчә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бу балансны саклый. «Татарстанда эшләүче һәр журналист балансны үтәргә кирәклеген һәм мәгълүмат мөселманнар гына түгел, христианнар, яһүдләр һәм башка конфессия вәкилләре хисләренә кагылырга мөмкинлеген аңлый», — диде.

Ул Татарстанда конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирелүен ассызыклады. «Татарстан ул — бөтен дөньяга, бигрәк тә чит ил коллегаларына милләтара мәсьәләләрдә балансны үтәве белән танылган зур лаборатория», — диде «Татмедиа» АҖ гендиректоры. Ул диннең дәүләттән аерылганын, монда шулай ук тигезлек булырга һәм объективлык сакланырга тиешлеген дә искәртте.

Төркиянең «Анадолу» агентлыгының башкарма директоры Бора Байрактар сессиядә дөньякүләм мәгълүмат чараларында стереотиплар күп булуын һәм, кагыйдә буларак, дини тематика тискәре яктан күрсәтелүен искәртте. Аның фикеренчә, моңа исламофобияне тудырган күп кенә факторлар йогынты ясаган. Бу процессларның нигезендә — диннең тискәре йогынтысы булмавын аңламау.

«Сүз мөһимлеккә, көчкә һәм нәтиҗәләргә ия», — дип билгеләп үтте. Байрактар дин белән бәйле мәсьәләләрне әзерлекле журналистлар яктыртырга тиеш дип саный. Яшь журналистларны өйрәтү дә әһәмияткә ия, ди ул. «Җәмгыятькә тагылган ярлыклардан баш тартып, эмпатия үсеше белән бәйле бар әйберне эшкә җәлеп итү мөһим», — диде Байрактар.

Islam.ru баш редакторы Магомет Магомедов фикеренчә, еш кына дин тематикасын яктырту проблемасы элементар терминнарны белмәү белән бәйле. Шул ук вакытта, ул ММЧ да хайп игътибар җәлеп итү өчен кирәк булса да, «чик сызыгын күрергә кирәк» дип саный. Ул әхлакый социаль видеороликлар җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясый, рухи тәрбия бирә ала дигән фикердә.

Магомедов фикеренчә, дин белән бәйле мәгълүмат тикшерелгән булырга тиеш, моның өчен конфессия вәкилләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре булу зарур.

Islam.ru баш редакторы конфессиональ ММЧ ларның потенциалы зур дип саный. Алар диннең позитив имиджын булдырырга сәләтле, һәм бу потенциалны актив кулланырга кирәк, ди Магомедов. 

 

Гөлнар Гарифуллина

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X