Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Сезонлы бакчачылык маршрутлары Казанда 15 нче апрельдән эшли башлаячак

Шәһәр Мэры Илсур Метшин хәрәкәтне традицион графиктан алдарак ачарга кушты.

Казанда сезонлы бакчачылык маршрутлары эше җомга көнне – 15 нче апрельдә башланачак. Гадәттә аларны ел саен 30 нчы апрельдә башлап җибәрә иделәр, әмма, шәһәрлеләрнең күпләгән мөрәҗәгатьләре сәбәпле, башкала Мэры Илсур Метшин бу юлы автобуслар хәрәкәтен иртәрәк ачарга кушты.

 

Көн саен сезонлы алты маршрутта иң популяр юнәлешләр буенча 13 автобус йөриячәк: Станцион Дәрвишләр, Дальние Сады, Яңа Шигали, Май комбинаты торак массивлары, «Крутушка» һәм «Текстильщик» бакчачылык ширкәтләре.

Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, юл бәясе маршрутка карап билгеләнә, ул күп дигәндә 60 сум тәшкил итәчәк. Шәһәр чикләрендә электрон социаль юл йөрү документлары буенча ташламалы бәя каралган.

Пассажирларны ташучылар коронавирусны профилактикалау буенча чараларны үтәүне дәвам итәчәкләр: салоннар дезинфекцияләнә, җилләтелә, шәхси саклану чаралары кулланыла. Битлек режимын үтәү барлык пассажирлар, шул исәптән сезонлы бакчачылык маршрутлары өчен дә мәҗбүри.

Исегезгә төшерәбез, узган ел алардан 700 меңнән артык пассажир файдаланган.

Маршрутлар җәдвәле белән тулырак kazantransport.ru сайтында яки +7(843) 275-30-50 кайнар линия телефоны буенча танышырга мөмкин булачак.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев