Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Сайлаучылар активлыгы югары

Татарстанда көзге сайлауларда ике көн эчендә республикадагы сайлау яшендәге халыкның 52 % тан артыгы тавыш бирде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Татарстанлыларның активлыгы тиешле дәрәҗәдә булачагына ышанам. Хәзер безнең сан якынча 52% тәшкил итә», - дип сөйләде А.Кондратьев.

Ул билгеләп үткәнчә, алдан тавыш бирүнең узган ике көнендә җитди хокук бозулар ачыкланмаган. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, сайлаулар вакытында республикада барлык санитар нормалар үтәлә.

Татарстанда бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе уза: татарстанлылар республика президентын, җирле хакимият органнарына депутатларлы сайлый, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар да бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев