Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Самолет һәлакәте турындагы җинаять эше Тикшерү комитеты үзәк аппаратына тапшырылды

Һәлакәт нәтиҗәсендә 16 кешенең гомере өзелде.

Минзәлә янында L-410 самолеты һәлакәткә юлыкканнан соң, «Хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм һава транспортын эксплуатацияләү нәтиҗәсендә саксызлык белән ике яки аннан күбрәк кешенең үлемгә китерүе» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин йөкләмәсе буенча төрле яклап һәм объектив нигездә тикшерү өчен җинаять эше ведомствоның үзәк аппаратына тапшырылды.

Шунысын да искәртик: фаҗига узган якшәмбедә Минзәлә янында булды. Җиңел очкыч торак кварталлар янында җиргә егылып төште. Самолетта булган 22 кешенең алтысы исән калды. 

 

Полина Шевчук 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев