Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин тормышы турында анимацион видеоролик чыккан

«Абау» студиясе Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин тормыш сәхифәләреннән анимацион видеоролик тәкъдим итте. Ролик халыкара мәдәният көне уңаеннан тәкъдим ителде.

«2022 елда мәшһүр шәхесләр турында шундый 10 видео чыгару планлаштырыла. Видеолар өч телдә – татарча, русча һәм инглиз телендә эшләнә», – ди ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Видеороликлар ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә дөнья күрә.

Татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре тормышыннан булган әлеге серияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге үз аккаунтында тәкъдим иткән иде. Аның беренче видеосы Илһам Шакировка багышланды.

«Иҗади тандем: Сәйдәшев, Тинчурин» видеоролигы Рабит Батулланың «Тузга язмаган хәлләр» китабына нигезләнгән. Режиссер – Дамир Аллямов. Сценарий – Искәндәр Вахитов, Дамир Аллямов. 

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

 

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев