Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Салават күперендә йорт хайваннарына котыру авыруыннан түләүсез вакцинация уздырылачак

Дәүләт ветеринария клиникасы белгечләре микрорайонга 20 нче августта киләчәк.

20 нче август көнне Казанның Салават Күпере микрорайонында йорт мәчеләренә һәм этләренә котыру авыруыннан түләүсез вакцинация үткәреләчәк.

 

Дәүләт ветеринария клиникасы белгечләре халыкны хайваннары белән бергә 9:30 дан 12:00 гә кадәр Айрат Арсланов ур., 8 (зоокибет янында) адресы буенча көтеп торачак, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, өй песиләренә һәм этләренә котыру авыруыннан прививканы елга бер тапкыр ясарга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)555-02-08 телефоны аша белергә була.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев