Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов: Язучыга ул сораганның барысын да бирергә тырышабыз

Президент татар әдәбиятыннан яхшы әсәрләр көтүен әйтте.

Дәүләт язучыга әдәби эшчәнлек өчен мөмкинлекләр тудырырга тырыша, әмма нәтиҗәләр канәгатьләнерлек түгел. Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп бүгенге татар әдәбияты турында фикерләрен җиткерде.

«Дәүләт ягыннан без язучылар сораганның барысын да бирергә тырышабыз. Бәлки, сез — журналистлар ягыннан да әдәбиятка җитәрлек күләмдә игътибар җитмидер. Бу мәсьәләдә нинди сораулар булса — барысын да хәл итәбез», — диде Президент.

«Безнең яхшы әсәрләребез булырга тиеш. Әмма андый әсәрләр юк бит әле. Бу эш нигә аксый икән? Без дә моннан канәгать түгел», — диде ул.

«Әгәр гаиләдә берсе дә ана телендә сөйләшми икән, ул телне кулланмыйсың икән, сиңа әсәрләр дә, бернәрсә дә кирәкми. Ә кызыксына башласаң, кирәклеген күрәсең», — дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

8 март уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналист хатын-кызлар белән традицион очрашуын уздырды.

 

Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев