Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов яшь галимнәр өчен республика премиясе лауреатларын раслады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өч яшь галимне Вячеслав Алемасов исемендәге премия белән бүләкләү турындагы карарны имзалады.

2022 елда премиягә лаек булды:

  • Техник фәннәр докторы, Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) агач материалларын эшкәртү кафедрасы профессоры Дмитрий Просвирников;
  • Техник фәннәр кандидаты, «В. Б. Шнеппа исемендәге Үзәктән куа торган һәм ротор компрессорлары фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты»ның газ суыртып бушату агрегатлары бүлегенең җылылык алмашу аппаратурасы бюросының баш белгече Илмир Хәбибуллин;
  • Техник фәннәр кандидаты, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) реактив двигательләр һәм энергетика җайланмалары кафедрасының өлкән укытучысы Руслан Хәлиуллин.

Академик Алемасов исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе 2014 елда гамәлгә куелды. Ул ел саен яшь галимнәргә инженерлык фәннәре өлкәсендә күренекле фәнни казанышлары һәм фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бирелә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев