Мәдәни җомга

Рөстәм Миңнеханов: “Нәтиҗәле яңгырлар булмау уңыш формалаштыруны куркыныч астына куя”

«Республикада һава шартлары, нәтиҗәле яңгырлар булмау авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыруны һәм аны алу мөмкинлеген куркыныч астына куя, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Килеп туган хәл турында фикер алышырга, эссе һаваның тискәре нәтиҗәләрен бетерү һәм республиканың азык-төлек белән үз-үзен тәэмин итүчәнлеген саклап калу буенча бергәләп чаралар эшләргә кирәк».

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы агымдагы һава торышы һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре потенциалын саклап калу чараларына багышланды. Республиканың 38 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Утырыш барышында Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә гадәттән тыш хәл режимын кертү мәсьәләсе каралды.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, июнь ае температура һәм явым-төшем күләме буенча аномаль булган. Ул ассызыклаганча, республика территориясендә явым-төшем аз яуды, моңа кадәр 1989 елда, 1998 һәм 2010 елларда шундый хәл булган. "Туфракта дым запасы түбән – 100 мм. Туфракта продуктив дым җитмәү уңыш формалаштыруга тискәре йогынты ясый", – диде Захаров. Ул федерация субъектлары буенча күрсәткечләрне дә китерде: Алтай краенда, Омск, Чиләбе, Новосибирск, Оренбург өлкәләрендә, шулай ук Башкортстанда корылык күзәтелә. Идел буе федераль округы субъектларында Башкортсанда иң катлаулы хәл, диде Сергей Захаров, шулай ук Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләрен дә атады.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Гидрометеорология идарәсе 38 районда агрометеорология күренешләрен – коры җилләр исүен, туфрак корылыгын, атмосфера корылыгын раслаган. Коры җилләр 34 муниципаль районда теркәлгән. 18 муниципаль районда туфрак корылыгы, Мөслим һәм Сарман районнарында атмосфера һавасы корылыгы теркәлгән.

Татарстанда 2021 елда 322 мең тонна печән, 2 млн 336 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта бүгенге көнгә 213 мең тонна печән (ихтыяҗның 66 проценты), сенаж – 944 мең тонна (ихтыяҗның 40 проценты) әзерләнгән.  

Татарстан Президенты терлек азыгы запаслары өлешендә эшне көчәйтергә, авыл хуҗалыгы формированиеләрен һәм шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итәргә кушты. "Муниципаль районнарга, шул исәптән елга-болыннарда, урман массивларында азык әзерләүне, шулай ук республикадан читтә терлек азыгы әзерләүне җайга салуны да кертеп, халыкны кирәкле күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итү эшен көчәйтергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Халык белән пай азыгы өчен исәп-хисап мәсьәләсен карарга кирәк».

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, терлекчелек өчен азык запаслары өлешендә республиканың эчке ресурслары җитмәскә мөмкин, һәм бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга, ашлык фуражы мәсьәләләрен уйларга кирәк. Ул атна саен муниципаль районнарның нотыкларын тыңларга тәкъдим итте. «Бу безнең өчен бик мөһим. Оператив штаб көн саен динамиканы күзәтеп торырга тиеш. Терлек азыгы җитмәү киләчәктә терлекләрнең баш саны кимүгә, авылда эш урыннары кимүгә китерергә мөмкин", – диде ул.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: