Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов Измирда төрек бизнесы вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрәчәк

ТР Президенты Төркиягә сәфәр кыла, бу коронавирус пандемиясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң Миңнехановның тәүге халыкара визиты булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Төркиянең Измир шәһәренә килде, бүген ул анда берничә эшлекле очрашу үткәрәчәк. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бер көнлек сәфәр кысаларында Төркия Республикасының авыл һәм урман хуҗалыгы министры, Измирның Сәүдә палатасы идарә рәисе, шулай ук провинция губернаторы һәм шәһәр мэры белән очрашулар көтелә», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Измирда төрек бизнесы вәкилләре катнашында традицион түгәрәк өстәл үткәреләчәк, анда Татарстанның икътисади потенциалы тәкъдим ителәчәк. Миңнеханов шулай ук Оешкан сәнәгать зонасында булып, берничә предприятие белән танышыр дип көтелә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев