Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов бөтен дөнья татарларына: Бүген сезгә таянабыз

«Халык санын алу, татарлар саны күпме булыр — бу мәсьәләләр барысы да борчый», — диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләт җыенында бөтен дөнья татарларына мөрәҗәгать итте. «Бүген сезгә таянабыз, киләчәктә дә таянып эшләрбез», — диде ул Камал театрында узган утырышта.

Ул җыенга килгән татарларга зур рәхмәтен җиткерде. «Нәрсә генә килеп чыкса да, җыелабыз, киңәшәбез, алга таба ничек барабыз дип сөйләшәбез», — диде. 

«Халык санын алу, татарлар саны күпме булыр — бу мәсьәләләр барысы да борчый. Республика күләмендә бу эшне оештырырга ресурслар бар. Татарның өчтән бере генә Татарстанда яши. Сезнең ярдәм булмаса, бу эшне алып барып булмый. Бүген сезгә таянабыз. Киләчәктә дә таянып эшләрбез», — диде Президент.

Ул төбәкләрдә татар җитәкчеләре милләтне үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарганын искәртте. «Әлбәттә, тел мәсьәләсе, мәктәпләрдә укыту борчый. Юридик яктан системалы рәвештә эшне алып бару кирәк. Регионнарга чит илләргә чыгабыз, гел милләттәшләр белән очрашып, шундый эшне алып барабыз. Быел җанисәп көтә. Татарлар саны буенча эшләргә кирәк», — диде ул.

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X