Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов «Алексеевскдорстрой»ның 2020 елгы эш нәтиҗәләре белән танышты

Узган ел оешма республикада тугыз районның 19 торак пунктында «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башкарды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Алексеевск районында булды. Татарстан Республикасы җитәкчесе эш сәфәренең максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу иде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов «Алексеевскдорстрой» ААҖнең 2020 елгы эш нәтиҗәләре белән танышты, предприятиенең асфальт-бетон заводында булды. Биредә ул юл-төзелеш лабораториясе эшен, шулай ук NFLG асфальт-бетон катнашмасы әзерләү техникасы җитештерүчәнлеген бәяләде.

«Алексеевскдорстрой» оешмасында 1,6 мең кеше эшли. Эшчәнлекнең төп төренә ремонт, төзелеш, реконструкция, шулай ук 1,8 мең км гомуми файдаланудагы юлларны карап тору керә.

2020 елда «Алексеевскдорстрой» республикада тугыз районның 19 торак пунктында «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башкарды.

Предприятиенең юл-төзелеш лабораториясе 2019 елда эшли башлады. Монда барлык халыкара стандартлар үтәлә, Италиядә җитештерелгән җиһазлар урнаштырылган.

Аннары Татарстан Президенты махсуслаштырылган күргәзмәдә булды, анда Алексеевск районы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителде. Президент хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм муниципалитет җирлекләре башлыклары белән очрашуда катнашты. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев