Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга»да композит материаллар җитештерү заводын ачты

«Бу безнең республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга, — диде Татарстан Президенты.

Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында углерод җепселләре өчен стратегик чимал җитештерү буенча Россиядә беренче завод ачылды. Ул Umatex компаниясе өчен махсус икътисади зонада «Росатом» дәүләт корпорациясе композит дивизионында икенче завод булып санала.

«Бу завод ачылу белән Россиядә композит материаллар җитештерү чылбыры тәмамланды. Хәзер без беркемгә дә бәйле түгел. Бу безнең республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ТР Президенты яңа предприятиенең Татарстан белән «Росатом» дәүләт корпорациясе хезмәттәшлегенең яхшы үрнәге булуын билгеләп үтте һәм киләчәктә кызыклы проектлар күп булачагына ышаныч белдерде.

 

 

Завод өч ел эчендә төзелгән, проектның гомуми бюджеты якынча 8,5 млрд сум тәшкил иткән. Предприятие елына 5 мең тоннага кадәр полиакрилонитрил җепсел (волокно) җитештерә ала. Биредә 167 яңа эш урыны булдырылган.

Ачылу тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев җиткерде. 

 

 

Россия Президенты сүзләренчә, мондый заводның барлыкка килүе төбәк икътисадында уңай чагылыш ясаячак. 

 

 

«Алабуга» зонасында яңа завод барлыкка килү нәтиҗәсендә, заводлар чылбыры булдырылды, аларда композит материаллар җитештерүнең бөтен циклы гамәлгә ашырылган», — диде РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үзенең видеомөрәҗәгатендә. 

 

 

Арсений Кәримов 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев