Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов 46 кешегә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

ТР Президенты үзенең «тырыш хезмәте белән республика үсешенә өлеш керткән» һәркемгә рәхмәт белдерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә хезмәттә зур уңышларга ирешкән татарстанлыларга Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге бүләкләргә икътисад, социаль, мәдәният, мәгариф, җитештерү, сәнәгать һ.б. өлкәләрдә эшләүче 46 кеше, шулай ук хезмәт ветераннары лаек булды.

«Бүген бу залга республиканың икътисади һәм социаль яктан чәчәк атуын тәэмин итүче кешеләр җыелган. Сезнең тырыш хезмәтегез хаклы рәвештә Россия һәм Татарстанның югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде, - диде ТР Президенты. - Без үзләренең тынгысыз хезмәте белән республика үсешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтле».

Миңнеханов «пандемия шартларында эшнең яңа, кызыклы формаларын тапкан, белем бирү һәм иҗат процессларының өзлексезлеген тәэмин иткән, гүзәл сәнгать әсәрләре тудырган» фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә рәхмәт белдерде. ТР Президенты Ватан Геройлары һәм хезмәт ветераннарына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Миңнеханов 2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. «Хакимият органнары, бизнес-бергәлекләр, җәмәгатьчелекнең тырышлыгы белән киләсе ел игелекле эшләр һәм мөһим нәтиҗәләргә бай булыр дип өметләнәм», - диде ул.

Сәламләү сүзләреннән соң ТР Президенты дәүләт бүләкләре тапшырды. Әйтик, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов – Александр Невский ордены, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының вокал буенча репетиторы Винера Ганиева Мактау билгесе ордены белән бүләкләнде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, «Идел-Пресс» Полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медаленә лаек булды.

Татарстанның Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү буенча Төбәк иҗтимагый хәйрия фондының идарә рәисе Владимир Вавилов, республика һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Тантаналы чарада башка дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. 

 

Надежда Гордеева

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев