Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов: 2021 ел Татарстан волейбол клубларының уңышлары белән сөендерде

«Зенит - Казан» ирләр клубы, «Динамо - Ак Барс» хатын-кызлар клубы вәкилләре Татарстан Президенты белән очрашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Кубогын откан «Зенит» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клублары уенчылары, тренерлары һәм җитәкчеләрен котлады һәм волейбол республикада иң популяр спорт төрләренең берсе булып калуын әйтте.

«2021 ел безнең танылган волейбол клублары уңышлары белән тагын шатландырды. Сезне Россия Кубогында искиткеч һәм лаеклы җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм. Уеннар вакытында сез югары һөнәри осталыгыгызны, команда рухын һәм җиңүгә ышанычыгызны күрсәттегез. Безнең профессиональ клубларыбызның казанышлары нәтиҗәсендә республикада волейбол алга таба үсеш өчен этәргеч алды һәм популярлаша бара», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

 

Ул җанатарлар һәм республика җитәкчелегенең ярдәме киләчәктә дә волейболчыларны яңа җиңүләргә һәм югары спорт казанышларына стимул бирер, дигән ышаныч белдерде.

«Зенит - Казан» ирләр волейбол клубы унынчы тапкыр Россия Кубогына ия булды, ә «Динамо - Ак Барс» хатын-кызлар клубы өчен бу җиденче җиңү. 

 

 

Татарстан Президенты ике клуб җитәкчеләрен һәм баш тренерларын бүләкләде, шулай ук аларга акчалата сертификат тапшырды.

Волейболчылар да Рөстәм Миңнеханов өчен бүләк әзерләгән. Команда капитаннары Александр Волков һәм Ирина Королева республика Президентына истәлекле медальләр һәм кубок тапшырды. 

 

Арсений Кәримов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев