Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов: Бердәм уеннар - бер-беребезне аңларга ярдәм итүче махсус проект

22 гыйнварда «Казан Экспо» мәйданчыгында Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер катнашты.

Ярышлар бер үк вакытта 10 җәйге һәм 8 кышкы спорт төре буенча үткәреләчәк. Уеннарга Россиянең 59 төбәгеннән һәм Белоруссиядән ике меңнән артык махсус спортчы, тренер һәм озатып йөрүче спортчы килде. Ярышлар 27 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

«Бердәм уеннар - бер-беребезне аңларга ярдәм итүче махсус проект. Барлык атлетлар да үз көчләрен сынап карый, җиңү шатлыгын һәм җанатарларның хисләрен тоя алачак. Барыгызны да тормышка мәхәббәт һәм үз казанышларыгызда алга барырга омтылу берләштерә. Татарстанда сез һәм сезнең якыннарыгыз үзләрен уңайлы һәм җайлы хис итәрләр, дип ышанам. Без моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Уеннар катлаулы шартларда уза, әмма  Россия, бернигә дә карамастан, дөньяга ачык булуын күрсәтә. Мин Белоруссия дусларыбызга һәм үз командаларын җибәргән барлык төбәкләргә ярышларда катнашулары өчен рәхмәтлемен. Бергә булу һәм балаларыбыз өчен барлык кирәкле шартларны тудыру, ул – зур миссия. Барлык катнашучыларга да бәйрәм һәм җиңүләр теләп калам. Бу традициягә әверелер һәм киләсе уеннарга төрле илләрдән тагын да күбрәк катнашучылар килер, дип ышанам», - дип ассызыклады Олег Матыцин.

Ольга Слуцкер ата-аналарга һәм гаиләләргә мөрәҗәгать итте. Ул аларга акыл үсеше үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде. «Сез үзегезнең игелеклегегез, түземлегегез һәм якыннарыгызга булган ышануыгыз белән безнең барыбызга да үрнәк булып торасыз», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында Татарстан җыелма командасы спортчылары белән төшкән фотосын урнаштырды. Ул уеннарда катнашучыларга уңышлы ярышлар һәм якты хисләр теләде.

Исегезгә төшерәбез, Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары инклюзив җәмгыятьне үстерүгә һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Махсус Олимпиада хәрәкәтенә быел 55 ел тула. Россия ярышларда 1990 елдан бирле катнаша.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Миңнеханов Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында катнашучы Татарстан җыелмасы командасы белән очрашты.

 

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев