Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Россиядә елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казанда ачыклана

Татарстан районнары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга җыелган укытучылар туган телне укыту осталыгы белән уртаклашты.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесенең финал этабына Татарстан һәм Россиядән алты туган тел һәм әдәбият укытучысы узган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина сүзләренчә, 2016 елда төбәкләрдән биш катнашучы булса, быел унике татар теле һәм әдәбияты укытучысы килгән. Дүрт этап үткәрелгән: дәрес күрсәтү, сыйныф сәгате, педагогик остаханә һәм мастер-класс. Финалга үткән укытучылар Татарстан мәгариф министры белән берлектә матбугат очрашуында катнашты.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бәйгедә катнашкан укытучыларга туган телне үстерүдә мөгаллимнәр алдында зур бурычлар торуын әйтте. «Әгәр милләтнең туган теле онытыла икән, милләт тә юкка чыга. Максатыбыз — туган телне саклау, аның кулланышын арттыру. Укытучылар бу эштә зур эш башкара ала», — диде министр.

 

 

Матбугат конференциясендә министр укытучыларның хәзерге җәмгыятьтә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының тоткан урынын бәяләвен сорады.

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова фикеренчә, татар теле укытучысы дәрес аңлатучы гына түгел, ул — тәрбияче дә. «Укучыны тәрбияләүдә әти-әни, укытучы, мәктәп бердәмлеге булган очракта татар телен саклау мөмкинлеге артыр», — диде.

Башкортстан Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбеннән Галия Корбанова ана теле укытучысының тоткан урыны башка укытучылар арасында бер башка югары дип саный. «Мин — күп җырлар авторы да. Укучылар килә икән, алар „башта җырлап күрсәтегез“, диләр. Дәрестә җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез, милли мәдәниятне күтәрәбез», — диде укытучы.

Укытучыларның өй эшләренә мөнәсәбәте, нинди заманча укыту технологияләрен файдалануы турында да сораулар бирелде. Казанның 2нче лицее укытучысы Рамил Ибатуллин укучыларга креатив өй эшләре бирүен әйтте. «Рус төркемнәрендә татар телен укытам, балаларга аралашу, сөйләм телен үстерә торган биремнәр бирәм. Алар видео төшерә, төрле платформаларда уеннар уйлап таба. Информацион технологияләрне куллану балаларда яңа белемнәр алуга кызыксыну уята», — диде ул.

«Укытучылар — дөньяда иң бәхетле кешеләр, чөнки без киләчәк буынны тәрбиялибез. Укытучы һөнәрен сайларга, бу эштән курыкмаска, максатка ирешергә киңәш итәм», — диде очрашуда Галия Корбанова.

 

* Укытучылар белән очрашу Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә үтте. Бүген Ленин исемендәге мәдәният йортында җиңүчеләр игълан ителәчәк. 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев