Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рок-хитлар һәм сертификатлар уйнату – «Черек күл» паркында «Мәдәни мохит» проекты старт ала

Беренче чара Балаларны яклау көненә багышланган.

Бүген Казанның «Черек күл» паркында «Мәдәни мохит» проекты старт ала. Беренче чара Балаларны яклау көненә багышланган.

 

Бәйрәм кунаклары өчен «Рок мәктәбе»ндә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясаячак, алар музыкаль хитлар башкарачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары арасында «Рок мәктәбе» дәресләренә бару өчен өч сертификат уйнатылачак. Җиңүчеләр вокал серләрен яки музыкаль инструментларда – классик, электр һәм бас-гитара, бәрмә уен кораллары, синтезатор һәм фортепианода уйнарга бушлай өйрәнә алачак.

Шулай ук ачык һавадагы бәйрәмдә Казанның Балалар сәнгать мәктәпләренең эшләре күргәзмәсе дә оештырылачак.

Чара 16:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәни мохит» проекты Татарстан башкаласында 2017 елда старт алды. Бу җәйдә чаралар «Черек күл» паркында һәм «Әкият» курчак театры янында узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль кичәләр, лекцияләр, мастер-класслар һәм шәһәр коллективлары, шулай ук чакырылган спикерлар катнашында фестивальләр оештырыла.

Июнь аенда джаз һәм рок-кичәләр узачак, июль аенда – гаилә һәм бию фестивальләре, ә август аенда джинс мәдәнияте фестивале һәм Казан сәнгате белгечләре һәм тарихчыларыннан лекцияләр циклы оештырылачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев