Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рифат Җамал татарлар яшәгән илләргә баручы делегациядә шагыйрь булырга тиеш дип саный

«Татар шигърияте» экспедициясе Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка тәкъдим ителде

Татарстан делегациясе татарлар яшәгән кайсы гына төбәккә бармасын, аның составында шагыйрьләр булырга тиеш дип саный ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал.

Шагыйрь әлеге фикерен Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка «Татар шигърияте» экспедициясен тәкъдим иткәндә җиткерде. «Зур делегацияләр составында шагыйрь я булмаса сәнгатьле укучы артист бармы?», — дип сорады ул.

«Аңлавымча, бөтен делегацияләрдә дә шагыйрьләр булмый икән. Ә бит телнең матурлыгын бары тик шагыйрь күрсәтә ала. Бернинди җырчы да телнең матурлыгы җиткерә алмый. Соңгы вакытта җырларның сыйфаты нинди икәнен яхшы беләбез», — диде Рифат Җамал фикерен шәрехләп.

Үз эченә татар китаплары һәм журналлары күргәзмәсен дә алган «Татар шигърияте» экспедициясе татарлар яшәгән төбәкләр аша үтәчәк. 

 

 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев